Логотип Идель
Белми калма

РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАШИНА ЙӨРТЕРГӘ ӨЙРӘТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР

Россия мәктәпләрендә 9 нчы сыйныфтан башлап машина йөртү буенча дәресләр кертергә тәкъдим иттеләр. Ике еллык курсны тәмамлаганнан соң, укучыларга аттестат белән бергә машина йөртү таныклыгы да бирелергә мөмкин. Мондый фикерне Россия Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб белдергән, дип хәбәр итә ТАСС.

Аның сүзләренчә, укучыларны ике ел дәвамында автомобиль төзелеше, юл йөрү кагыйдәләре һәм машина йөртү нигезләренә өйрәтергә мөмкин.

«Мәктәпләрдә 9 нчы сыйныфтан машина йөртү дәресләре кертергә кирәк дип саныйм. Ике ел дәвамында балаларны ашыкмыйча, контроль астында автомобиль эшенә өйрәтергә була. Аннан тиешле имтихан тапшырып, аттестат белән бергә машина йөртү таныклыгы да алырга мөмкин», — дигән Гриб.

Ул автомобиль эше мәктәпләрдә иң популяр юнәлешләрнең берсенә әйләнергә мөмкин дип саный. Аның фикеренчә, күпчелек укучылар киләчәктә машина йөртергә, автомобильнең төзелешен, юл йөрү кагыйдәләрен һәм юл хәрәкәте иминлеге нигезләрен белергә тели.

Гриб шулай ук күп кенә мәктәпләрдә мондый дәресләр үткәрү өчен махсус мәйданчыклар булуын әйткән.

Мәктәп укучыларын автомобиль эшенә өйрәтү тәҗрибәсе СССР чорында да булган. Башта мондый эксперимент Мәскәүдә үткәрелгән: берничә мәктәп укучысын автобазаларга һәм тәҗрибәле инструкторларга беркеткәннәр. 1970нче елларда бу практика киң тарала башлаган.

Укучыларга ике юнәлешнең берсен сайларга тәкъдим иткәннәр: һәвәскәр яки профессиональ машина йөртүче. Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, дәүләт автоинспекциясендә имтиханнарны уңышлы тапшырган укучылар машина йөртү таныклыгы алган. Әмма В һәм С категорияле транспорт чараларын алар 18 яшьтән соң гына йөртә алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев