Белми калма
-
ТАТАРСТАНДА БДИНЫҢ БАРЛЫК ФӘННӘР БУЕНЧА УРТАЧА БАЛЛЫ РОССИЯ КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕННӘН ЮГАРЫРАК
Татарстанда БДИның барлык фәннәр буенча уртача баллары Россия күләмендәге күрсәткечләрдән югарырак. Ә әдәбият һәм химия буенча аерма сигез балл тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте. -
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы – «Татмедиа» каршындагы Яшьләр советы үсмерләрне деструктив эшчәнлеккә җәлеп итүне кисәтүгә багышланган сериал әзерләде. «Без челтәрдә нәрсә эшлибез?» дип аталган проект «Идел» журналы мәйданчыкларында чыкты һәм беренче көннәрдә үк 10 меңнән артык карау җыйды. -
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
Мәгариф министрлыгы балаларның гаджетлар куллану вакыты буенча тәкъдимнәр әзерләгән. Бу хакта РИА Новости ведомство хатына сылтама белән хәбәр итә. -
ЛАНТРАТОВА МӘКТӘПЛӘРДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ ДӘРЕСЛӘРЕН КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Россиядә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Яна Лантратова мәктәп укучылары өчен гаилә тормышы дәресләрен, ә яшьләр өчен гаилә клубларын оештырырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, мондый чаралар Россиядә аерылышулар санын киметергә ярдәм итә ала. -
ТАТАРСТАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ТӨП ЭКСТРЕМАЛЬ МАВЫГУЛАРНЫ АТАДЫЛАР
Яшүсмерләр арасында экстремаль субкультуралар дип аталган күренешләр модада, куркыныч мавыгулар популярлаша бара. «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина аларның төп төрләрен атады. -
РОССИЯДӘ БЕРЕНЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНА ӨЙ ЭШЛӘРЕ БИРҮНЕ ГАМӘЛДӘН ЧЫГАРАЛАР
Россиядә яңа уку елыннан беренче сыйныф укучыларына өй эшләре бирелмәячәк. Бу хакта РИА Новости, Мәгариф министрлыгы хатына сылтама белән, хәбәр итә. -
СӘЛӘТ БИЛӘР ФОРУМ ЮБИЛЕЙ СМЕНАСЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
Изге Биләр җирендә Сәләт Биләр Форум сменасы башланды. Быел «Сәләт» җыены – 30 еллыгын, ә Сәләт форумнары 15 еллыгын билгеләп үтә. Форум Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстанның барлык районнарыннан 800гә якын баланы берләштерә. Смена фән, иҗат һәм сәнгать, спорт юнәлешләрен берләштергән тематик лабораторияләр форматында уза. Анда «Сәләт»нең «Раушан», «Биләр каласы», «Гайрәт», «Азнакай», «Рухият», «Саба» җәйге профильле аланнарында катнашучы сәләтле балалар һәм яшьләр җыелды. -
ТАТАРСТАННАН 70 ЯШҮСМЕР АБУ-ДАБИГА БАРАЧАК
Быел «Дуслар» халыкара яшьләр лагере Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә узачак. Смена 27 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Абу-Дабида оештырыла. Татарстанны халыкара дәрәҗәдә тәкъдим итү мөмкинлеген республикадан 70 делегат алачак. Алар арасында 14–17 яшьлек яшүсмерләр һәм әйдаманнар булачак. -
БДИДА 200 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫ «МАТУР» МОБИЛЬ НОМЕР АЛАЧАК
Россия мәктәпләрен тәмамлаган һәм БДИның теләсә кайсы ике фәненнән барлыгы 200 балл җыйган укучылар махсус мобиль номерлар ала алачак. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгы хәбәр итә. -
МЕДИНСКИЙ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ҺӘМ ТАРИХ ИМТИХАННАРЫН БЕРЛӘШТЕРҮНЕ МӨМКИН ДИП САНЫЙ
Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский чыгарылыш дәүләт имтиханнарын – җәмгыять белеме һәм тарих буенча имтиханнарны – берләштерү мөмкин дип саный. Әгәр мондый карарны Мәгариф министрлыгы кабул итсә, аны гамәлгә ашыру кимендә өч ел вакыт алырга мөмкин. «Мин моны хуплар идем. Пропорция якынча 8гә 2 булырга тиеш, тарих файдасына. Әмма карар Мәгариф министрлыгы карамагында», – дигән Мединский «Мәгърифәтчеләр. Җәмгыять белеме» укытучы-блогерлар конференциясенең пленар утырышында. Шулай итеп ул тарих һәм җәмгыять белеме буенча чыгарылыш имтиханнарын берләштерү мөмкинлеге турындагы сорауга җавап бирде. Элегрәк Россия мәктәпләрендә 2027/2028 уку елыннан 9 нчы сыйныф укучылары өчен тарихтан телдән имтихан кертеләчәге билгеле булды. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткән иде. 2025 елның маенда җәмгыять белеме Россия мәктәпләрендә 2026 елның 1 сентябреннән 9 нчы сыйныфтан өйрәнелә башлаячак дип игълан ителде. Моңа кадәр аны 6 нчы сыйныфтан ук өйрәнә башлыйлар иде. -
КАЗАНДА ЯШЬ МУЗЫКАНТЛАР ӨЧЕН РЕПЕТИЦИЯ БАЗАСЫ БУЛДЫРЫЛАЧАК
Казанда инклюзив сәнгатьне үстерүгә, яшь артистларга ярдәм итүгә һәм китап укуны популярлаштыруга юнәлдерелгән өч проект гамәлгә ашырылачак. Әлеге инициативалар «Логика молока» компаниясе оештырган «Дом культуры» грант конкурсында җиңү яулады. Казан проектларын тормышка ашыру өчен якынча 7 млн сум акча бүлеп бирелгән. -
ТАТАРСТАНДА КАЙСЫ СТУДЕНТЛАР ТУЛАЙ ТОРАККА БЕРЕНЧЕ ЧИРАТТА УРНАША АЛА
Югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында кайбер категория студентларга тулай торактан урын беренче чиратта бирелә. Бу хокук көндезге бүлектә укучы һәм ташламалы категорияләргә кергән студентларга кагыла. -
ТАТАРСТАН УНИВЕРСИТЕТЛАРЫ ТҮЛӘҮЛЕ УРЫННАРГА КАБУЛ ИТҮНЕ ИКЕ ТАПКЫРГА ДИЯРЛЕК КИМЕТКӘН
Киләсе уку елында Россиядә беренче тапкыр бюджет урыннарына гына түгел, түләүле урыннарга да кабул итү чикләнәчәк. Татарстан да бу үзгәрешләрдән читтә калмаган. Кабул итүнең яңа кагыйдәләре турында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде. -
МӘСКӘҮ УКУЧЫСЫ БДИДА МАКСИМАЛЬ 500 БАЛЛ ҖЫЙГАН
Мәскәү укучысы Екатерина Малкова Бердәм дәүләт имтиханнарында максималь нәтиҗә күрсәткән – ул биш фәннән 100әр балл җыеп, барлыгы 500 балл алган. Бу хакта Мәскәү мэры Сергей Собянин үзенең телеграм-каналында хәбәр иткән. -
КРАВЦОВ РФ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕК АРТТЫРЫЛАЧАГЫН ХӘБӘР ИТТЕ
«Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре» мәктәп предметы кысаларында башлангыч хәрби әзерлек өлеше 2026 елның 1 сентябреннән уку вакытының 20 процентыннан 50 процентына кадәр арттырылачак. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
Белми калма
-
26 июля 2026 - 13:06
9 НЧЫ СЫЙНЫФТАН СОҢ КӨЛЛИЯТКӘМЕ, ӘЛЛӘ 10 НЧЫ СЫЙНЫФМЫ?
-
24 июля 2026 - 14:05
ЯМПОЛЬСКАЯ: «УКУЧЫ ФИКЕРЕН ТЕЛДӘН ДӘ АҢЛАТА БЕЛЕРГӘ ТИЕШ»
-
23 июля 2026 - 13:15
ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНДА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫНА ГАРИЗАНЫ 25 ИЮЛЬГӘ КАДӘР БИРЕРГӘ МӨМКИН
-
23 июля 2026 - 13:12
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН «РОССИЯ – УЛ...» БӨТЕНРОССИЯ АКЦИЯСЕНӘ ЧАКЫРАЛАР