Белми калма

  • 24 гыйнвар көнне Санкт-Петербург шәһәре Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче танылган блогерларны бер урынга җыячак. Төп максат – медиа өлкәсендәге яңалыклар, трендлар турында үзара фикер алышу. Чарада илнең 68 төбәгеннән 800 ләп инфлюенсер катнашыр дип көтелә.
  • 18 гыйнвар көнне Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә эшли торган «Апуш» татар балалар театр студиясе Каюм Насыйри әсәре буенча тәүге тапкыр «Әбүгалисина» мюзиклын күрсәтә. Спектакльдә студиягә йөрүче барлык 23 шәкерт тә катнаша.
  • Бүген Казанда дирижер Фуат Мансуров яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды. Мемориаль тактаны Карл Маркс урамының 23/6 номерлы йорт фасадында күрергә мөмкин.
  • Yummy Music лейблы һәм Түбәтәй T-LIVE камералы концертларының яңа сезонын тәкъдим итә. 26 гыйнвар – «Яңа йолдыз» телепроектының җиңүчесе Эльвира Ракипова, 9 февраль – ике яшь мөслимәнең noor дуэты, 22 февраль – күпмилләтле һәм күпконфессияле qaynar лабораториясенең концертлары көтелә.
  • Балык Бистәсе районының Балтач авылында халык шагыйре Равил Фәйзуллинның салон-музее ачылды. Равил Фәйзуллин тормышына һәм иҗатына багышланган музей шагыйрьнең исемен йөрткән мәктәптә урнашкан.
  • Бөтендөнья татар конгрессы 2023 елны «Дастаннар елы» итеп игълан итте. Ел дәвамында фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, социаль челтәрләрдәге эшчәнлек тә дастаннарга багышланган булачак.
  • Татарстанлыларны «Россия талантлар берлеге» музыка һәм бию бәйгесендә катнашырга чакыралар. Бәйге 3 юнәлештә үтә: хореография, вокал, инструменталь башкару. Проект җиңүчеләре «Без синең балаларың, Россия!» гала-концертында катнашачак һәм бер сәхнәдә популяр эстрада, кино йолдызлары белән чыгыш ясаячак. Катнашу шартлары, бәйгенең нигезләмәсе белән сайтта танышырга мөмкин.
  • Бельгия зоопаркындагы хайваннар өчен Раштуа иртә башланган. Чөнки аларга инде бүләкләр рәвешендә иң яраткан ризыклары: җиләк-җимеш, яшелчәләр һәм балык тапшырылган.
  • Тиздән Лондонда мохтаҗ кешеләргә театрга билетлар тарата башлаячаклар. Махсус яңа программа буенча атнага 1 мең билет театрга, биюле һәм музыкалы тамашаларга таратылырга тиеш икән. Билетлар бушлай яки минималь түләү белән биреләчәк.
  • Бүген Татарстан Республикасы җыелма командасының бәхетле көне! Христина Мацокина һәм Сергей Ардашевка халыкара класслы спорт остасы исеме бирелде. Бүләкләү тантанасын Россия Чаңгы ярышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе һәм Татарстан Чаңгы узышлары федерациясе президенты Илшат Фәрдиев уздырды.
  • Рөстәм Миңнеханов Иннополисны күрергә хыялланган 12 яшьлек Руслан Хәбибуллинның теләген тормышка ашырган. «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында Чаллы укучысы Иннополиска экскурсиягә барырга теләгән булган.
  • Бүген Казанның «КидСпейс» балалар шәһәрендә «Мәктәп бизнес-старты» проектының хәйрия ярминкәсе узды. Республиканың төрле районнарыннан килгән 5-7 сыйныф укучылары үз товарларын тәкъдим итте. 12 меңнән артык яшүсмер эшмәкәрлеккә өйрәнеп, махсус тест  үткән. Бизнес-планнар төзеп, икътисади исәп-хисаплар ясаган. Кергән акчаларның бер өлешен укучылар изге эшләргә җибәрергә тели.
  • Быел Яңа ел каникуллары 28 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр булачак. Бу арада күп кенә әйберләргә җитешә аласың. Ялларны күңелле һәм файдалы уздырыр өчен мөмкинлекләр юк түгел. Яңа ел уңаеннан үтәсе чаралар исемлеге белән язмада таныштырабыз.
  • Музыкантның композицияләрен тыңлау гына түгел, шушы иҗат җимешенең ничек туганы һәм тыңлаучысын ни рәвешле табуы да кызык, килешәсезме?
  • Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее һәм Татар китабы йорты оештырган Шәриф Камал исемендәге Әдәби премиянең 2022 ел өчен лауреатларын барлар вакыт җитте.
Шәп укыла
Иҗат
ТӘҮГЕ ҖЫЛЫ
1094
0
0
Иҗат
БАЛТАЧ РАЙОНЫ БӨРБАШ УРТА МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫННАН ӘКИЯТЛӘР
3730
0
0
Иҗат
ТЕЛЕФОН ИЯСЕ
7452
0
2