Логотип Идель
Белми калма

«ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ» ТӘМАМ

Биләрдә XV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының йомгаклау сменасы - «Һөнәрләр Биләр Форум» тәмамланды.  Форум Россиянең төрле регионнарыннан һәм Татарстанның барлык районнарыннан 800гә якын баланы берләштерде.

Ябылу тантанасында, гадәттәгечә,  катнашучыларга югары абруйларын тану йөзеннән Сәләтнең III дәрәҗә көмеш 8 таҗлы йолдызы һәм Сәләт берләшмәсенең ныгуына зур өлеш керткәннәре өчен Сәләтнең II дәрәҗә алтын 8 таҗлы йолдызы, ә активистларга хезмәтләрен тану йөзеннән өлгергәнлекне символлаштыручы шәмәхә төстәге футболкалар тапшырылды.

Аларны Сәләт яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова һәм Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» илкүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов бүләкләде.

– Монда булу искиткеч рәхәт. Җанга ниндидер гаҗәеп җылылык бөркелә — ул, әлбәттә, сездән килә. Дөнья түгәрәк икән: монда мин беренче тапкыр Әдип Әлмир белән 10 яшемдә килгән идем. Еллар үтсә дә, без Биләргә кайтуны дәвам итәбез. Мин ел саен кайтам. Сәләт — зур бер җиһан, ул һәрвакыт үсештә. Бәлки, берничә елдан сез монда башка дәрәҗәдә булырсыз. Сәләтне башкача үстерерсез. Шулай да ел саен үзгәрми торган кадерле кыйммәтләр бар: татар теле һәм изге Биләр туфрагы. Бергә булыйк, бердәм булыйк һәм барысына да рәхмәтле булыйк!? – диде  Тимур Сөләйманов.

Cмена программасы үз эчендә алты юнәлешне колачлады: иҗат, медиа, мәгълүмати технологияләр, тамырлар, экология һәм лидерлык. Һөнәрләр Биләр Форум катнашучыларга әлеге юнәлешләрдә эчке потенциалларын ачыклау, гамәлгә ашыру һәм үстерү өчен уникаль мәйданчык булды. Һәр юнәлеш эчендә лабораторияләр эшләде. Аларның нәтиҗәсе буларак катнашучылар үзләре җитештергән, булдырган продуктларны тәкъдим итте.

Катнашучыларга Россия, Татарстан күләмендә танылган алдынгы белгечләр белем бирде. Форумда халыкара дәрәҗәдәге остазлар да кунак булды.  Ислам археологиясе өлкәсендәге фәлсәфә докторы, Мисыр Гарәп Җөмһүриятенең Туризм һәм борынгы истәлекләр министры аппаратының Институциональ үсеш бүлеге белгече Әхмәд Мөхәммәт Салахәлдин Габделсәлам Бахнаси «Биләр. Тамырлар» проекты катнашучылары белән очрашты. Ул археологиядә, тарихны өйрәнүдә беренче адымнар ясаучыларга киңәшләрен бирде.

– Стратегик хезмәттәшлек төркеменә бу очрашуны югары дәрәҗәдә оештырган өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Бай һәм саллы тарихлы Биләр җиренә аяк басуыма мин бик шат. Мин биредә элеккеге цивилизация рухын тойдым, үзем өчен күп яңа мәгълүмат тупладым. Сезнең җир асты байлыкларыгызның да гаять күп булуына шаккаттым — илнең генә түгел, бөтен әлеге борынгы цивилизациянең куәтенә инандым. Бу лагерьдә кунак булу минем өчен зур дәрәҗә. Бар нәрсә дә дөньякүләм дәрәҗәдә оештырылган: барысы да тәртип белән, оешкан төстә бара. Мин балаларның күзләрендәге кызыксынуны күрдем, аларның археологиягә һәм тарихка тартылуын тойдым. Бу очрашуны оештыру — «Сәләт»нең тарихны һәм археологияне фәнни нигездә тирәнтен өйрәнү теләгенең ачык дәлиле. Үз тамырларга кайту, үткән цивилизацияләрне өйрәнү юнәлешендәге бу эшегез алга таба да дәвам итәр дип ышанам. «Сәләт» - балаларның киләчәген тудыра, – диде Ислам археологиясе өлкәсендәге фәлсәфә докторы, Мисыр Гарәп Җөмһүриятенең Туризм һәм борынгы истәлекләр министры аппаратының Институциональ үсеш бүлеге белгече Әхмәд Мөхәммәт Салахәлдин Габделсәлам Бахнаси.

Сүз уңаеннан, форумның һәр сменасында Биләр тарихы буенча республикакүләм «Тамырлар» олимпиадасы да оештырылды. Җиңүчеләргә төрле номинацияләрдә кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.

Быел Биләр форум кысаларында өч смена узды: «Алдынгылар Биләр Форум», «Сәләт Биләр Форум», «Һөнәрләр Биләр Форум». Анда барлыгы 4 мең 600гә якын кеше катнашты. Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре ярдәме белән уздырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев