КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
Казанның 12 нче мәктәбендә («Мишпахтейну») белем алучы 6-10 сыйныф укучылары Malcolmco продюсерлык үзәге һәм «Слово автора» китап авторлары һәм шагыйрьләр клубы белән берлектә аудиокассетада чыгачак үзенчәлекле музыкаль альбом тәкъдим иткән.
Проект авторлары әйтүенчә, цифрлы технологияләр киң таралган чорда кешеләр интернетка бәйле булмаган мәгълүмат саклагычларга кабат кызыксыну күрсәтә. Шуңа күрә альбомны аудиокассетада гына түгел, флешкада һәм компакт-дискта да чыгарырга карар иткәннәр.
Альбомга Татарстан шагыйрьләре шигырьләренә иҗат ителгән 15 авторлык композициясе кергән. Аларның гомуми дәвамлылыгы – бер сәгать. Проектның төп үзенчәлеге – казан авторларының шигырьләрен ясалма интеллект ярдәмендә махсус иҗат ителгән музыка белән берләштерү. Һәр әсәр өчен музыка шигырьнең кәефенә һәм эчтәлегенә туры китереп эшләнгән.
Әлеге проект мәктәп укучылары өчен иҗади тәҗрибә генә түгел, һөнәри юнәлеш бирү мөмкинлеге дә булып тора. Катнашучылар шагыйрь, тавыш режиссёры, аранжировщик, вокалист һәм промпт-инженер һөнәрләренең нигезләре белән таныша.
Проект җәмәгать башлангычында гамәлгә ашырылган. Аны оештыручылар киләчәктә министрлыклар һәм җәмәгать оешмалары ярдәме белән үстерергә өметләнә.
Альбомның тулы презентациясе сентябрь аена планлаштырылган. Ул аудиокассетада, флешкада һәм компакт-дискта дөнья күрәчәк. Хәзер үк аны стриминг платформаларында тыңларга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 сентября 2026 - 11:25
МӘКТӘПЛӘРДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕККӘ СӘГАТЬЛӘР САНЫ АРТТЫРЫЛГАН
-
14 сентября 2026 - 11:15
КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ ӨЧЕН ВПРДА ТАРИХ МӘҖБҮРИ ФӘН БУЛАЧАК
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
Нет комментариев