РОССИЯДӘ ТАТАР ТЕЛЕН БЕЛҮЧЕЛӘР САНЫ 11 ЕЛДА БЕР МИЛЛИОННАН АРТЫККА КИМЕГӘН
Халык санын алу мәгълүматларына караганда, соңгы 11 елда Россиядә татар телен белүчеләр саны бер миллионнан артыкка кимегән. Элек татар телендә сөйләшүчеләр 4,28 миллион кеше булса, хәзер аларның саны 3,26 миллионга калган.
Белгечләр әйтүенчә, тискәре тенденция сакланып кына калмый, ә елдан-ел көчәя бара.
Телнең кулланылыштан төшеп калуын глобальләшү процессы да тизләтә. Шәһәрләрдә татар теле авыл җирләренә караганда тизрәк югала. Россия төбәкләрендә исә бу күренеш Татарстанның үзенә караганда ачыграк күзәтелә.
Проблема татар теле туган тел дип саналган гаиләләргә дә кагыла. Мондый гаиләләрнең якынча яртысында көндәлек аралашуда катнаш сөйләм өстенлек итә. Яшьләр дә туган телләрен көндәлек тормышта сирәгрәк куллана башлаган.
Экспертлар фикеренчә, бу процессны бары тик системалы эш ярдәмендә генә туктатырга мөмкин. Моның өчен гаиләдә тел тәрбиясен көчәйтү, мәктәптә татар телен укытуны үстерү һәм татар телле цифрлы мохит булдыру юнәлешләрендә бердәм эш алып барырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 июля 2026 - 13:59
«ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ» ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ
-
21 июля 2026 - 13:52
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КӨНЕ УҢАЕННАН ӨСТӘМӘ ЯЛ БУЛМАЯЧАК
-
21 июля 2026 - 13:45
РОССИЯДӘ ТАТАР ТЕЛЕН БЕЛҮЧЕЛӘР САНЫ 11 ЕЛДА БЕР МИЛЛИОННАН АРТЫККА КИМЕГӘН
-
20 июля 2026 - 13:08
АЛДАГЫ ЕЛЛАРДА БДИ 1 ИЮНЬНӘН ИРТӘРӘК БАШЛАНМАЯЧАК
Нет комментариев