Логотип Идель
Белми калма

10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?

Россия Мәгариф министрлыгы 10 нчы сыйныфка кабул итү тәртибен аңлатты. Ведомство мәгълүматлары буенча, мәктәп укучыны ике очракта кабул итмәскә мөмкин: әгәр буш урыннар булмаса яки профильле сыйныфка керү өчен үткәрелгән шәхси сайлап алуны үтә алмаса.

Министрлык хәбәр иткәнчә, мәктәптә урыннар булмаган очракта ата-аналарга мәгариф белән идарә итүче төбәк башкарма хакимияте органына яки җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Шулай ук Мәгариф министрлыгында искәртүләренчә, мәктәпләр аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган яки профильле сыйныфларга укучыларны шәхси сайлап алу нигезендә кабул итә ала.

Әгәр 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы укучы профильле сыйныфка сайлап алуны үтә алмаса, төбәкнең мәгариф өлкәсендәге дәүләт идарәсе органы яки җирле үзидарә органы аңа шул ук мәктәпнең универсаль профильле сыйныфында яки территориаль яктан уңайлы булган башка мәктәптә урын тәкъдим итәргә тиеш.

Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, балигъ булмаганнарның урта гомуми белем алу хокукын үтәү Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Генераль прокуратурасы һәм Дәүләт Думасының аерым контролендә тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев