Логотип Идель
Белми калма

ЯМПОЛЬСКАЯ: «УКУЧЫ ФИКЕРЕН ТЕЛДӘН ДӘ АҢЛАТА БЕЛЕРГӘ ТИЕШ»

Россия Президенты киңәшчесе Елена Ямпольская гуманитар фәннәр буенча Бердәм дәүләт имтиханына телдән җавап бирү өлешен кертү тәкъдимен хуплады. Бу хакта ул «Ведомости» басмасына биргән әңгәмәсендә белдерде.

Аның фикеренчә, телдән имтихан кертү ясалма интеллект һәм нейрочелтәрләр үсеше белән генә бәйле түгел. Урта белем алган укучы кешеләр белән аралаша, үз фикерен төгәл һәм аңлаешлы итеп җиткерә белергә тиеш.

Ямпольская мәктәпне тәмамлаган укучының сорауларга дәлилләнгән җавап бирүе, фикерен грамоталы һәм төгәл формалаштыруы, өстәмә сорауларны дөрес аңлавы һәм аларга тиз җавап кайтара белүе мөһим булуын әйтте.

Шул ук вакытта ул мәктәпләрдә аерым «Сөйләм культурасы» фәнен кертү кирәк түгел дип саный. Аның сүзләренчә, сөйләм культурасына кагылышлы темалар рус теле һәм әдәбияты буенча яңа бердәм дәүләт дәреслекләрендә киң урын алачак.

Президент киңәшчесе быел рус теленнән БДИның уртача нәтиҗәсе 63,06 баллга кадәр үсүен дә уңай бәяләде. Имтиханда 100 балл җыючылар саны 2000гә якынлашкан. Узган ел аларның саны 1500дән дә ким булган.

Ямпольская БДИның контроль-үлчәү материаллары бердәм дәүләт дәреслекләре белән тәңгәлләштерелгәннән соң нәтиҗәләр тагын да яхшырачак дип фаразлый. Бу эш, аның сүзләренчә, 2029 елның июнендә төгәлләнергә мөмкин.

— Дәресләргә йөргән, тырышып укыган һәм дәреслекләрне ачып караган бала имтиханда көтелмәгән сорауларга юлыкмаячак, — дип белдерде ул.

Гуманитар фәннәр буенча БДИга телдән җавап бирү өлешен кертү мөмкинлеге турында 17 июльдә билгеле булган иде. Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев яңа имтихан моделен әзерләү якын арада башланачагын хәбәр итте. Яңа форматка 2030 елга кадәр күчү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев