«ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ» ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ
Бәйгедә Татарстанның һәм Россиянең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче, татар телендә иҗат итүче яшь каләм ияләре катнаша ала. Максаты – сәләтле яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру.
Бәйге түбәндәге категория катнашучылар арасында үткәрелә:
- 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге авторлар;
- 19 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге авторлар.
«Иделем акчарлагы» өч этапта үткәрелә:
I этап – 2026 елның 30 нчы сентябренә кадәр әдәби әсәрләрне кабул итү.
II этап – 2026 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү.
III этап – 2026 елның ноябрь көннәрендә йомгаклау өлеше: алдан төзелгән программа нигезендә жюри тарафыннан әсәрләре уңай бәяләнгән катнашучылар өчен иҗади мәктәп оештыру.
Номинацияләр:
- поэзия;
- проза;
- драма.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 сентября 2026 - 11:25
МӘКТӘПЛӘРДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕККӘ СӘГАТЬЛӘР САНЫ АРТТЫРЫЛГАН
-
14 сентября 2026 - 11:15
КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ ӨЧЕН ВПРДА ТАРИХ МӘҖБҮРИ ФӘН БУЛАЧАК
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
Нет комментариев