БДИДА 300 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫСЫ КФУНЫ САЙЛАГАН
Казан федераль университетының СУНЦ IT-лицее чыгарылыш укучысы Ләйсән Шакирова, Бердәм дәүләт имтиханында өч фәннән 300 балл җыеп, укуын туган Татарстанында дәвам итәчәк. Ул Казан федераль университетына укырга керергә булган.
КФУ ректоры Ленар Сафин абитуриентны шәхсән котлаган. Очрашу вакытында Ләйсән университетны сайлау сәбәпләрен аңлаткан. Аның сүзләренчә, төп факторлар – туган республикага мәхәббәт һәм Казан университетының Россиядән читтә дә танылган көчле химия мәктәбе.
– Мин күптәннән химия белән кызыксынам, олимпиадаларда катнаштым, КФУ галимнәренең фәнни эшчәнлеген күзәтеп бардым. Гади мәктәптән лицейга күчкәч, югары дәрәҗәдә белем алуның никадәр җаваплы икәнен аңладым. Әмма КФУ системасында көчле белгечләр эшли, заманча лабораторияләр, махсуслаштырылган программалар бар. Шуңа күрә үземне нәкъ менә биредә фәндә тормышка ашыра алачагыма инандым, – дигән ул.
Ленар Сафин университетның талантлы укучылар белән системалы эш алып баруын билгеләп үткән.
– КФУ сәләтле балалар өчен профильле олимпиадалар, фәнни сменалар үткәрә, мәктәпләр белән хезмәттәшлек итә. Боларның барысы да сыйфатлы белем бирүгә юнәлтелгән, – дигән ректор.
КФУның А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты директоры Марат Җиһаншин әйтүенчә, 8–11 сыйныф укучылары өчен олимпиадага әзерлек түгәрәкләре эшли. Анда студентлар һәм укытучылар остаз буларак катнаша. Дәресләр атнага берничә тапкыр үткәрелә, ә иң уңышлы укучылар институт базасында заманча химик практикум программасын да үзләштерә.
Очрашу ахырында Ленар Сафин Ләйсәнгә КФУ символикасы төшерелгән истәлекле бүләкләр тапшырган һәм аңа ай саен 30 мең сум күләмендә шәхси стипендия билгеләгән. Мондый стипендияне БДИ нәтиҗәләре буенча 300 балл җыйган һәр КФУ студенты ала ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 июля 2026 - 08:03
БДИДА 300 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫСЫ КФУНЫ САЙЛАГАН
-
16 июля 2026 - 12:56
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
-
15 июля 2026 - 13:02
10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
Нет комментариев