ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН «РОССИЯ – УЛ...» БӨТЕНРОССИЯ АКЦИЯСЕНӘ ЧАКЫРАЛАР
Татарстан укучылары, студентлары, яшьләр оешмалары активистлары һәм яшьләр бергәлекләре вәкилләре «Россия – ул...» Бөтенроссия патриотик акциясендә катнаша ала.
Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Акция яшь буын арасында Ватанга хезмәт итү кыйммәтләрен популярлаштыруга, милли тәңгәллекне ныгытуга, аңлы гражданлык позициясе һәм ил язмышына катнашлык хисе формалаштыруга юнәлдерелгән. Шулай ук проект кысаларында остазларның һәм яшьләрнең Россия төбәкләре үсешенә керткән шәхси өлешен күрсәтү күздә тотыла.
Акциядә 2026 елның 1 октябренә кадәр катнашырга мөмкин. Моның өчен социаль челтәрләрдә «Россия – ул...» җөмләсен бер сүз белән дәвам итеп, мәгълүмати пост урнаштырырга кирәк.
Әлеге сүз катнашучының кыйммәтләрен, тормышка карашын, киләчәккә хыялларын яки аның өчен илнең асылын чагылдыра ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев