Белми калма
-
ЯШЬЛӘР КӨНЕ 2023: НИЛӘР КӨТЕЛӘ?
24 июнь көнне УРАМ экстрим-паркында Яшьләр көне узачак. Казанлылар һәм башкала кунаклары өчен сигез юнәлештә төрле мәйданчыклар эшләячәк: креативлык, белемнәр, спорт, мәрхәмәтлелек, карьера, эш һәм башка юнәлешләр булдырылачак. -
КАБАН КҮЛЕ БУЕНДА УРАЛ ТАТАРЛАРЫ БИЮЕН ӨЙРӘН!
22 июнь көнне 18:00дә Кабан күле буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты казанлыларны Урал татарларының бию үзенчәлекләре белән таныштырачак. Әлеге чара – Казан Мэриясе оештырган проектның икенче дәресе. -
ЧӘК-ЧӘК, ДИСКОТЕКА, САБАНТУЙ: «BAZZAR» ТӨНГЕ КЛУБЫНДА ЯҢА ПЕРФОРМАНС
24 июнь көнне «BAZZAR» төнге клубында «My life… My rules» сериясе кысаларында Сабантуй перформансы узачак. Чара Казан шәһәре Сабантуе көненә туры килә. Профсоюз урамының нәкъ уртасында чын татар бәйрәме – халык биюләре, баянчылар, бәйгеләр һәм шашлык зонасы. Чара кунакларына инде чәк-чәкле чакырулар таратылган. -
«ҖИЛКӘНСЕЗЛӘР»: ТИНЧУРИНДА ИНТЕРАКТИВ СПЕКТАКЛЬ КУЕЛА
27 июньдә Кәрим Тинчурин театры «Җилкәнсезләр» дип исемләнгән интерактив премьера тәкъдим итә. Спектакльнең үзенчәлеге турында режиссер Туфан Имаметдинов сөйләде. -
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН КВЕСТЛАР ҮТКӘРӘ
К.Тинчурин театрында балалар һәм яшүсмерләр өчен квестлар уза. Кичә театрның 90 еллыгына багышланган «Әйдә, йөгердек» дип аталган квест-уен оештырылды. Театр артистлары 70 балага күңелле чара тәкъдим итте. -
КАЗАНДА САБАНТУЙГА БҮЛӘК ҖЫЮ ҮТӘ
23 июньдә Казанда Сабантуйга бүләк җыю узачак. Бүләк җыю чарасында шәһәрнең үзәк урамнары буйлап җиде арба йөриячәк. Шәһәр халкы бүләкне теләсә кайсы урында тапшыра алачак. -
КАЗАН МЭРИЯСЕ ҖӘЙГЕ МИЛЛИ ПРОЕКТЛАРДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРА
13 июнь көнне Татмедиа бинасының конференц-залында Казан Мэриясенең җәйге милли проектларына багышланган матбугат конференциясе булып узды. -
УРМАН БЕТЕ: ҮЗЕҢНЕ НИЧЕК САКЛАРГА?
Җәй җитте исә, матур кояшлы көннәр белән бергә, табигатьтә урман бетләре уяна. Алар май аеннан июль ахырына кадәр күп булалар. Кайбер көннәрне урманга һәм кырларга чыгарга куркыныч, чөнки урман бетеннән энцефалит авыруын эләктерергә була. Урман бетләре күбесенчә биек чирәм, куаклар арасында булырга мөмкин. -
АБХАЗИЯДӘГЕ САБАНТУЙНЫ ОЕШТЫРУДА САРМАН ТАЛЬЯНЧЫЛАРЫ КАТНАША
10 июньдә Сарман Сабантуенда тальян моңы яңгырап торды. Иске Минзәләбаш авылыннан “Әүлия моңнары” тальянчылар ансамбле чыгыш ясады. Июль аенда Абхазиядә беренче тапкыр Сабантуй булачак. Аны оештыручылар исемлегенә әлеге ансамбль дә кергән. -
ТР ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕ ҺӘМ ТҮБӘН ВАРТА СӘНГАТЬ МӘКТӘБЕ ХЕЗМӘТТӘШЛЕК ТУРЫНДА КИЛЕШҮГӘ КУЛ КУЙДЫ
Бүген Түбән Вартада Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Түбән Вартаның 2 нче балалар сәнгать мәктәбе һәм «Түбән Варта шәһәренең “Мирас” татар милли мәдәни автономиясе» җирле иҗтимагый оешмасы арасында иҗади хезмәттәшлек һәм уртак эшчәнлек турында өчъяклы килешүгә кул куелды. -
ФЕСТИВАЛЬ БУЛЬВАРЫНДА ТӘҮГЕ ТАПКЫР ТАТАР ТЕЛЛЕ ЙОГА ДӘРЕСЕ УЗДЫ
Бүген «Татмедиа» янындагы Фестиваль бульварында без тәүге тапкыр татар телле йога дәресе һәм медитация уздырдык. Дәресне 6 еллык тәҗрибәсе булган инструктор Диләрә Фатыйхова алып барды. -
РОССИЯНЕҢ ТАНЫЛГАН БЛОГЕРЛАРЫ САНКТ-ПЕТЕРБУРГТА ҖЫЕЛАЧАК
Россиянең төньяк башкаласында төрле төбәктән җыелган блогерлар өчен Бөтенроссия форумы узачак. Россия көнен бәйрәм итү алдыннан 11 июнь көнне Санкт-Петербургта Россиянең иң зур продюсерлык үзәге – Insight People «ЦЕХ Insight» төбәк блогерларының Бөтенроссия форумы оештыра. -
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА «БАЛАЧАК БӘЙРӘМЕ» УЗДЫ
3 июнь көнне, 11: 00 сәгатьтә, балаларны яклау көне уңаеннан, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры балалар өчен «Балачак бәйрәме!» үткәрде. -
1 ИЮНЬДӘ «ТУГАН АВЫЛЫМ» КОМПЛЕКСЫНДА «БАЛАЧАК БӘЙРӘМЕ» УЗА
Һәр елны җәйнең беренче көнендә матур һәм халыкара дәрәҗәдәге бәйрәм уза. Ул – балаларны яклау көне. Балалар бу көнне түземсезлек белән көтеп алалар, чөнки бу бәйрәм үзе белән җылылыкны гына түгел, ә көтеп алынган озын каникуллар да алып килә. -
К. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНЫҢ «КУНАК БҮЛМӘСЕ»НДӘ ТЕАТР ЖУРНАЛИСТЛАРЫ КЛУБЫ ОЧРАШУЫ УЗДЫ
30 май көнне, К. Тинчурин театрының «Кунак бүлмәсе»ндә, театр журналистлары клубы эше кысаларында, профессор, филология фәннәре докторы Нурфия Марс кызы Йосыпованың «20 нче гасырның икенче яртысында татар драматургиясе үсеше» темасына лекция-әңгәмәсе узды. Очрашуда Казан Федераль Университетының милли һәм глобаль медиа кафедрасы студентлары катнашты.