МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
2025-2026 елгы мәктәп каникулларының көннәре билгеле булды. Көзге каникуллар инде октябрьдә башланачак. Бу турыда «Челнинские известия» һәм «Интертат» хәбәр итә.
2025/2026 уку елында Россия Мәгариф министрлыгы каникуллар өчен түбәндәге даталарны тәкъдим иткән:
Көзге каникуллар – 2025 елның 25 октябреннән 2 ноябренә кадәр;
Кышкы каникуллар – 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр;
Язгы каникуллар – 2026 елның 28 мартыннан 5 апреленә кадәр;
Җәйге каникуллар – 2026 елның 27 маеннан 31 августына кадәр.
1 нче сыйныф укучылары өчен өстәмә каникул 2026 елның 16-22 февралендә була
Уку елы 2025 елның 1 сентябреннән 2026 елның 26 маена кадәр дәвам итәчәк. 9 нчы һәм 11 нче сыйныфлар өчен уку елы тәмамлану вакыты Дәүләт йомгаклау аттестациясе расписаниесенә туры китереп билгеләнә.
Төбәкләрдә һәм мәктәпләрдә каникулларның төгәл даталары үзгәрергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
Нет комментариев