«УРАМ» ЭКСТРИМ-ПАРКЫНДА ЧАРАЛАР ДӘВАМ ИТӘ
«УРАМ» паркында «Кружки на полях» дип аталган чаралар дәвам итә. Бирегә керү ирекле, һәркем килеп катнаша ала. Чаралар исемлеге биредә!
16 июль, 16:00 – hy берләшмәсе интуитив музыка уен коралларында уйнау буенча остаханә уздыра. Биредә варганны, калимбны, шейкерларны, су шешәләрен һәм хәтта кәчтрүлне дә кулланып була. Шулай ук тавышны дөрес кую серләре белән дә танышып булачак.
17 июль, 18:00 – Gulfario Art иҗади мәктәбе акварель белән скетчинг тәкъдим итә. Остазлар белән бергәлектә җәйнең иң истә калган мизгелләрен кәгазь битенә төшерү сезнең күңелегезне, һичшиксез, күтәрәчәк!
19 июль, 13:00 – бу көнне кадакта торып һәм бию терапиясендә катнашып булачак. Җан һәм тән белән ял итү 100 процент гарантияләнә.
20 июль, 14:00 – РЕАКТОР командасы белән джинсылардан брелоклар ясыйбыз.
Паркта һәр теләгән кеше чара уздыра ала. Моның өчен иң мөһим шарт – аның ирекле булувы. Бу эшне башкарыр алдыннан әлеге форманы (https://forms.yandex.ru/u/68232af402848fc75c11c8dd/ ) тутырырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 августа 2026 - 12:14
БЕРЕНЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ЧӘРШӘМБЕ ЯКИ ПӘНҖЕШӘМБЕ ҖИҢЕЛ КӨН БУЛЫРГА МӨМКИН
-
17 августа 2026 - 12:12
ОЛИМПИАДАЧЫЛАР ВУЗЛАРДАГЫ БЮДЖЕТ УРЫННАРЫН «АЛЫП БЕТЕРГӘН»
-
13 августа 2026 - 13:11
ТАТАРСТАНДА БДИНЫ КАБАТ ТАПШЫРГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ 70 ПРОЦЕНТЫ НӘТИҖӘЛӘРЕН ЯХШЫРТКАН
-
13 августа 2026 - 12:51
ТАТАРСТАННЫҢ 13 МӘКТӘБЕНДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН БИЛГЕ КУЯ БАШЛАЯЧАКЛАР
Нет комментариев