ТИНЧУРИН ТЕАТРАЛЬ СЕЗОНГА СТАРТ БИРӘ
Тинчурин театры тамашачыларны бу сезонның беренче премьерасы белән сөендерә. Аны 4-5нче сентябрь көнне 18:30да карап булачак. Хәзер спектакль турында тулырак.
92нче театраль сезонның беренче премьерасы комедия жанрында. «Йөрәккә дә ремонт кирәк!»нең авторы – язучы, драматург, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айгөл Әхмәтгалиева. Режиссер – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Сөләйманов. Спектакль 12 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар өчен каралган.
Комедиядә көлке-уен күп булса да, тормышның мәгънәсе турында уйланулар да шактый урын алып тора. Ничә яшькә җитүгә карамастан, үз-үзеңне эзләү, тормыштагы чынга ашкан, ашмаган уй-хыяллар – барысы да бар. Кем өчендер бәхет парлы яшәү булса, икенчеләр бәхетне тормышны үзеңә генә багышлауда күрә. «Сабыр төбе – сары алтын» дигән мәкаль әлеге спектакльгә бик туры килә.
Төп рольләрне Гөлчәчәк Хафизова, Ирек Хафизов, Зөлфия Вәлиева, Рөстәм Гайзуллин башкара. Актерларның осталыгы, сәләте тамашачыларны битараф калдырмый. Спектакльнең аңлаешлы телдә язылуы, күпләрне борчыган темага язылуы сөендерә. Залда утырган кешеләр биредә үзләрен күреп, һәр вакыйганы үзе аша уздырып утыра ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
4 сентября 2025 - 10:31
ТИНЧУРИН ТЕАТРАЛЬ СЕЗОНГА СТАРТ БИРӘ
-
3 сентября 2025 - 18:09
ЛАЕШ ГИМНАЗИЯСЕНДӘ ТЕРРОРЧЫЛЫК АКТЛАРЫ НӘТИҖӘСЕНДӘ ҺӘЛАК БУЛГАННАРНЫ ИСКӘ АЛДЫЛАР
-
3 сентября 2025 - 13:24
«ТАТАР КЫЗЫ – 2025» ХАЛЫКАРА БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ КАЙДА БУЛА?
-
2 сентября 2025 - 11:19
КАЗАНДА ӨЧЕНЧЕ ТАПКЫР YOKAI MATSURI АНИМЕ-ФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК
Нет комментариев