Белми калма
-
АЛТЫДАН СОҢ АШАУ: ГОРЬКИЙ ПАРКЫНДА ТӨНГЕ ГАСТРОМАРКЕТ УЗА
21 июльдә Казанның Горький паркында беренче тапкыр төнге гастромаркет узачак. Чарага 20.00 сәгатьтән 00.00 сәгатькә кадәр барырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә шәһәр парклары һәм скверлары дирекциясенең матбугат хезмәте. -
«МИЛЛИ КОСТЮМНАР ПАРАДЫ» АКЦИЯСЕНДӘ КАТНАШ ҺӘМ ЗАМАНЧА КОСТЮМЫҢНЫ ТӘКЪДИМ ИТ
21 гасыр кызлары һәм егетләре үз халыкларының милли киемнәрен ничек тәкъдим итә ала? 15-18 июль көннәрендә Россиядә яшәүче төрле халык киемнәрен заманча стильләштереп күрсәтү мөмкинлеге туачак. «Тормыш стиле-мәдәни код» этно-fashion фестивале кысаларында «Милли костюмнар парады» акциясе узачак. -
КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫ ТЕАТРЫ ГАШЫЙК ЯШҮСМЕРЛӘР ТУРЫНДА АУДИОСПЕКТАКЛЬ ТӘКЪДИМ ИТӘ
Казан рус яшь тамашачы театры икенче аудиоспектакль тәкъдим итә. Ирина Васьковская пьесасы буенча әзерләнгән «Без. Трамвай. Мәхәббәт» спектакле гашыйк яшүсмерләр Егор һәм Алина, шулай ук ялгыз пенсионер Аркадий Иванович тарихын сөйләячәк. -
«ТАРХАН» БӘЙГЕСЕНЕҢ II СЕЗОН ФИНАЛИСТЛАРЫ БЕЛӘН – ЭКСКУРСИЯ ТУРЫНА!
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 8-9 июль көннәрендә «Тархан» тарихи-мәдәни бәйгесенең II сезон финалистлары өчен ТР музей-тыюлыклары буенча экскурсия туры оештыра. Турда катнашучылар 8 июль 8:30да Казан федераль университетының төп бинасы каршында очрашачак. -
ҺАВА ТОРЫШЫННАН НӘРСӘ КӨТӘРГӘ?!
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы киләсе айларда дөньяга экстремаль һава торышы киләчәк, дип кисәтә. Биредә су басу, давыл һәм көчле эсселек турында сүз бара... -
БЕНЕДИКТ КАМБЕРБЭТЧ MARVEL ГАЛӘМЕНӘ КИРЕ КАЙТА
Кадерле фанатлар, бик тиздән яраткан «Шерлок» сериалы аша таныш булган Бенедикт Камбербэтчны яңа проектта күрә алачакбыз. 2024 елда актер Marvel студиясенең яңа проектына табиб Стрэндж (доктор Стрэндж) роленә алыначак. Бу хакта ул журналистларга интервью вакытында сөйләгән. -
«ГРИЛЬ-МОРОЖКА»: ҖӘЙНЕҢ ИҢ ТӘМЛЕ ФЕСТИВАЛЕ СИНЕ ГОРЬКИЙ ПАРКЫНДА КӨТӘ
8-9 июльдә Казанның Горький паркының яшел кырында 12:00 дән 21:00 гә кадәр «Гриль-Морожка» фестивале узачак. Бәйрәм программасына гадәти булмаган десертлардан алып хуш исле стейкларга кадәр тәм-томнар, шулай ук күңел ачу чаралары кергән. -
ГОРЬКИЙ ПАРКЫНДА КУБЫЗДА ҺӘМ КУРАЙДА УЙНАУ, КИЕЗ БАСУ ҺӘМ БАШКОРТ БИЮЕ БУЕНЧА ОСТАХАНӘЛӘР ҮТӘЧӘК
5 июльдә Казанның Горький паркында башкорт мәдәниятенә багышланган «Тормыш агачы» проектының беренче чарасы узачак дип хәбәр ителә Казан мэриясе сайтында. -
ТАТАР ТАРИХЫН ҺӘМ МӘДӘНИЯТЕН КОМИКСЛАР ПОПУЛЯРЛАШТЫРА АЛАМЫ? МИЛЛИАРД ТАТАР ТӨРКЕМЕННӘН ЯҢА ПРОЕКТ
Тарихи вакыйгалар белән хәтта башлангыч сыйныф укучысы да кызыксынсын өчен нишләргә кирәк? «Миллиард татар» интернет-проекты татар халкы тарихына һәм мәдәниятенә игътибарны комикслар аша җәлеп итәргә тәкъдим итә. -
КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫ ТЕАТРЫНДА РЕЖИССЕРЛЫК ЛАБОРАТОРИЯСЕ МӘЙДАНЧЫГЫ БУЛДЫРЫЛА
Казан яшь тамашачы театрында «Мәктәп тактасы янындагы театр» режиссерлык лабораториясе мәйданчыгы булдырыла. -
КАБАН КҮЛЕНДӘ СЕБЕР ТАТАРЛАРЫ БИЮЕНӘ ӨЙРӘТӘЛӘР
Казанның Кабан күле буенда 29 июньдә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының өченче дәресе узачак. Бу юлы барлык теләүчеләрне Себер татарлары биюенә өйрәтәчәкләр. -
«ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ» БӘЙГЕСЕНӘ ӘСӘРЛӘРЕҢНЕ ҖИБӘРЕРГӘ ӨЛГЕР!
XXIII «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенә әсәрләр кабул итү бара. Бәйгедә Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче, татар телендә иҗат итүче 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге яшь иҗатчылар катнашырга мөмкин. -
УРАМ ПАРКТА ЯШЬЛӘР КӨНЕ НИЧЕК УЗДЫ?
Казанның УРАМ экстрим паркында кызыклы ярышлар, фудкорт, яшьләр сабан туе, фотозона, бию фестивале, ачык лекцияләр һәм остаханәләр белән Яшьләр көне гөрләде. -
ЯҢА ЯШЬЛӘР ЙОРТЫ ҮЗ ЭЧЕНӘ НИНДИ ЮНӘЛЕШЛӘРНЕ АЛАЧАК?
Казанның Химиклар мәдәният йортында булачак яшьләр йорты турында беренче фикер алышу узды. Казан халкы, яшьләр, мәктәп укучылары һәм студентлар үз тәкъдимнәрен җиткерде. -
КАЗАННЫҢ УРИЦКИЙ ПАРКЫНДА БУШЛАЙ СТЕНДАП-КОНЦЕРТ УЗАЧАК
Бу якшәмбедә, 25 июньдә, Казанның Урицкий исемендәге паркында стендап-концерт узачак. Сәхнәгә яшь һәм тәҗрибәле юмористлар чыгачак.