Логотип Идель
Белми калма

АПАС МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ТАТМЕДИАДА КУНАКТА

Бүген Татмедиада кунакта Апас районы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары иде. Алар төрле журнал редакцияләренә, видео, фотоконтент төшерелә торган студияләргә экскурсия кылдылар, журналистика өлкәсе белән таныштылар. Азактан фотохәбәрче эше турында Рамил Галинең лекциясен тыңладылар.

Без мәктәбебездә социаль-икътисадый юнәлештә укыйбыз. Мондый гуманитар өлкә бездән ерак. Тик шулай да укытучыбыз экскурсия белән барырга тәкъдим иткәч, бик шат булдык. 6 нчы сыйныфларда укыганда мин журналист һөнәре белән кызыксынган идем, тормышымны әлеге һөнәр белән бәйләргә уйлаган идем. Еллар үткәч никтер фикерем үзгәрде. Хәзер инде мин бу профессиягә сокланып кына йөрим. Әлеге бинаның эшен эчтән күзәтү бик кызык булды. Һәр редакция төрлечә кайный икән, шулхәтле күп проектлар эшлисез дип тә белми идем. Боларны күрсәткәнегез өчен зур рәхмәт әйтәсем килә, – дип уртаклашты 10 сыйныф укучысы Зилә Садыйкова.

Апас районы укучыларын Татмедиага кунакка 10 «Б» сыйныф җитәкчесе Галиева Гөлназ Данисовна алып килгән. Филолог белемле укытучыга журналистика өлкәсе үзенә дә кызык икән.

– Журналистларга сокланам, «ник журналист булмадым икән» дигән фикерләр дә килә инде үземә. Мин үзем фотограф Рамил Гали белән дус. Ул үз тормышын сөйли, кайда гына булмаган, аны тыңлагач, минем укытучы тормышы бигрәк күңелсез кебек тоелды. Балаларны каникулда бу һөнәр белән танышсыннар дип Татмедиага алып килергә булдым. Хәзерге балалар бөтенләй башкача, алар шундый мобиль, кызу, һәр җиргә йөриләр. Араларында телгә тартылганнары, иншалар язарга яратучылары да бар. Әмма мәктәптә укытуда публицистик стильдә язуны биреп бетермибез икән дигән уй туды әле миндә. Балалар журналист һөнәре тартылсын өчен, гади иншалар гына яздыру җитми, – диде Гөлназ Данисовна.

Фотолар: «Татар-информ», Юлай Низаев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев