КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
30нчы октябрь көнне Габдулла Кариев исемендәге дәүләт театрында Роберт Миңнуллинга багышланган «Гомер моңы» спектакле куелды. Ул шагыйрьнең бала-чагыннан башлап, аңлы яшькә җиткәнче үткән юлын тасвирлап бирде: беренче хаталар, мәхәббәт, белем алу һәм башкалар.
Спектакль булдыру идеясе «Бәхетле тарихлар» дигән хәйрия фондына карый. 15 ел дәвамында фонд яшь талантларга ярдәм итә, шагыйрь белән аерым бәйләнеш балалар һәм яшүсмерләр өчен «Глаголица» әдәби премиясе ярдәмендә барлыкка килгән. Роберт Миңнуллин әлеге проектны баштан ук хуплый, ул хәтта аның жюри рәисе дә була.
Спектакльның режиссёры Эльдар Гатауллин үзенең максатына ирешеп, шагыйрьнең тышкы сыйфатларын гына түгел, эчке дөньясын да тамашачыга төгәл җиткерә алды. Роберт ролен искиткеч итеп Мөслим егете – Айрат Шамс башкарды. «Роберт Миңнуллинның эчке дөньясы нинди?» дигән сорауга ул: «Һәрбер кешенең дә үз эчке дөньясы. Роберт абыйның эчке дөньясы бик бай иде һәм аның образын уйнау минем өчен зур бәхет!» – дип җавап бирде.

Спектакльгә музыка һәм биюләр дә тирән мәгънә салды.
Робертның кечкенә чагын уйнаган яшь актёр Баязид Кәримов: «Бу минем беренче тапкыр сәхнәгә чыгуым. Миңа бик ошады», – дип күтәренке кәефе белән бүлеште.
Спектакль Роберт Миңнуллинның «Бәхетле булыгыз» шигыре белән тәмамланды. Зал тамашачы алкышларына күмелде.
Спектакльдә Роберт Миңнуллинны күпкырлы шәхес итеп төрле яктан ачарга тырышканнар. Шул ук вакытта аның һәрбер холкы чагылышында саф чиста күңелле булып калуы тагын бер кат исбат ителде. «Кайсы яктан карасаң да, Роберт Миңнуллин – бөек шәхес», диде аның кызы Таңсылу Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 ноября 2025 - 10:37
КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
1 ноября 2025 - 15:00
«ТУГАН БАТЫР» ПРИЗЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ
-
30 октября 2025 - 16:11
ЛӘЙСӘН ГЫЙМАЕВА ҺӘМ БУЛАТ БӘЙРӘМОВТАН «РӘХӘТ КОНЦЕРТ»: ИСЕМСЕЗ ПРОГРАММА, ТАМАШАЧЫЛАРГА БҮЛӘК ҺӘМ ХАЛЫКЧАН ХИТЛАР
-
30 октября 2025 - 14:14
АПАС МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫ ТАТМЕДИАДА КУНАКТА
Нет комментариев