Логотип Идель
Белми калма

«ТУГАН БАТЫР» ПРИЗЫНА КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ

Бүген Казанда 6-15 яшьлек укучылар арасында «Туган батыр» призына икенче көрәш фестивале узды. Фестивальдә грэпплинг, грек-рим көрәше, ирекле көрәш төрләрендә ярышлар булды.

Ярышларның максаты – «Туган батыр» проекты кыйммәтләрен: сәламәт яшәү рәвеше, традицион гаилә кыйммәтләрен сеңдерү һәм иң көчлеләрне ачыклау.

Чарада ТРның көрәш Федерациясе Президенты Әгъзам Гобәйдуллин әлеге фестивальнең традициягә кереп баруына сөенде. Бу ярышлар инде өченче ел рәттән уздырыла.

«Туган батыр» проектының әтисе Радик Абдрахманов: «Көрәшне яратырга мөмкин, яратмаска мөмкин – һәркемнең моңа хакы бар. Тик көрәшә белү күнекмәсе һәр ир-атта булырга тиеш», – дип искәртте.

Ярышларда катнашырга килгән егетләр дә кечкенә булуларына карамастан, шул фикерне якладылар.

Руслан Галикеевка – 11 яшь, 4 ел инде грек-рим көрәше белән шөгыльләнә.

Бу спорт төренә әнием йөртә башлады. Миңа бик ошый, гел урыннар яулыйм. Гади көрәшкә караганда кагыйдәләре, алымнары кызыграк грек-рим көрәшенең. Туп тибеп йөрүдән күпкә файдалырак ул көрәш. Көрәш белән шөгыльләнгән кеше үз-үзен яки якыннарын яклый ала. Егет кеше кыю һәм бар нәрсәгә дә әзер булырга тиеш, – диде бүген беренче урынны яулаган бу батыр.

Аның дусты Альберт Ермалаев та бүген беренчелекне алган:

– Грек-рим көрәше белән шөгыльләнә башлагач та, беренче ярышымда ук 1 урын алган идем. Шуннан бу спорт төре минеке икәнен аңладым. Ярышларны яратам, курыкмыйм: көннән-көн мин үземнең көчлерәк була барганымны сизәм.

14 яшьлек Ильмир Гайсин үзләренең Башкорстанның Болгавар районыннан килгән грэпплинг көрәше җыелма командасын иң яхшылары дип атады. 1 ел гына шөгыльләнсәләр дә, бу егетләр гел алдагы рәтләрдә икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев