Белми калма
-
«ХӘРӘКӘТТӘ – БӘРӘКӘТ» ПРОЕКТЫ САМАРА МИШӘРЛӘРЕ БИЮЕН ӨЙРӘНЕРГӘ ЧАКЫРА
Кабан күле буенда 3 августта «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресе уза. Бу юлы Казан халкын һәм кунакларын Самара татар-мишәрләре биюенә өйрәтәчәкләр. -
НЕЙРОЧЕЛТӘРЛӘР, ПРОГРАММИСТЛАР ФИКЕРЛӘВЕ, SELF SKILLS: БИЛӘР ФОРУМ СТАРТ АЛДЫ
Биләрдә форумның бишенче сменасы – Мәгълүмати технологияләр Биләр Форумы старт алды. Быел ул Татарстан һәм Башкортостан республикалары муниципаль районнарыннан барлыгы 980 катнашучыны берләштерә. -
РЕСПУБЛИКА БАЛАЛАР КИТАПХАНӘСЕНДӘ РОБЕРТ МИҢНУЛЛИННЫ ИСКӘ АЛДЫЛАР
Республика балалар китапханәсендә Татарстан Республикасы шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган истәлекле иҗади очрашу узды. Биредә татар әдәбият дөньясының танылган кешеләре, шагыйрьнең туганнары һәм дуслары, иҗатташлары җыелдылар. -
VOLGA FASHION SHOW: 3 МӘЙДАНЧЫК, ТӨРЛЕ ФОРМАТ ҺӘМ ГАҖӘЕП ДЕФИЛЕ
12 августта Казанда Volga Fashion Show уза. Әлеге мода дөньясының мөһим вакыйгасында Россия дизайнерлары үз коллекцияләрен күрсәтәчәк. Бу юлы мода вакыйгасы бөтен шәһәрне колачлап, берьюлы өч мәйданчыкта төрле форматта үткәреләчәк. -
«КИЛӘЧӘК КОДЫ» ПРОЕКТЫ МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫН ҺӘМ СТУДЕНТЛАРНЫ КӨТӘ
8-11 сыйныф укучылары һәм көллият студентларының программалаштыру өлкәсендә белемнәрен камилләштерү мөмкинлеге бар. Моңа алар «Киләчәк коды» проекты тәкъдим иткән курсларны үтеп ирешә алачак. Курсларга язылу 30 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк. -
«ТАТАР СҮЗЕ» НӘФИС СҮЗ БӘЙГЕСЕ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТӘ БАШЛАДЫ
«Татар сүзе» нәфис сүз бәйгесен оештыручылар катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итә башлады. Бәйгенең премиаль фонды 1,5 млн сум тәшкил итә. -
ЗАМАНЧА СӘНГАТЬ ГАЛЕРЕЯСЕ АННА АХМАТОВА ТОРМЫШЫ МОТИВЛАРЫ БУЕНЧА КҮРГӘЗМӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясендә 3 августта «МУЗАПЛАЧА» күргәзмә проекты ачылачак. Ул шагыйрә Анна Ахматовага багышланган. Күргәзмәдә 50 дән артык әсәр, шул исәптән Көмеш гасыр шагыйрәсе офортлары, картиналары һәм шәхси әйберләре тәкъдим ителәчәк. -
ТАТАРСТАНДА ХАЛЫКАРА ПАСТЕРНАК УКУЛАРЫ УЗАЧАК
15-17 сентябрьдә Менделеевск шәһәрендә Беренче халыкара «Пастернак укулары» фестивале узачак. Чара ЮНЕСКО ярдәмендә үткәрелә. -
НИЧӘ ЕЛЛАР АШАГАН/ ЭЧКӘН МАТДӘ РАК КИТЕРЕП ЧЫГАРЫРГА СӘЛӘТЛЕ!?
Кола, хуш исле йогурт, кәнфит һәм сагыз кебек дистәләгән гадәти ризыкларда очрый торган ясалма тәмләткеч – аспартам озак еллар куркынычсыз матдә булып саналды. Бүген исә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы моның алай түгел икәнлеген исбатлаган. -
«МЕГА»ДА DOGFEST – ЭТЛӘР ЯРАТУЧЫЛАР ФЕСТИВАЛЕ УЗА
23 июльдә 16:00 сәгатьтә Казанның «МЕГА» сәүдә үзәгендә DogFest – этләр яратучылар фестивале узачак. Фестиваль программасына йорт хайваннары бәйгеләре һәм чыгышлары, кинологлар һәм грумерлардан киңәшләр, төрле эт токымнары парады һәм костюмнар бәйгесе кергән. -
ПЕДАГОГИКА КӨЛЛИЯТЛӘРЕНДӘ БЕЛЕМ АЛУЧЫЛАРГА ЭШКӘ УРНАШУ МӨМКИНЛЕКЛӘРЕ КИҢӘЙТЕЛӘЧӘК
Педагогика көллиятләренең югары курс студентлары балалар бакчалары һәм башлангыч мәктәптә белем бирә, шулай ук түгәрәкләр алып бара алачак. -
УРАМ ТУР: КАЙДА? КАЙЧАН?КЕМНӘР КАТНАША?
28 июльдә «Беренчеләр хәрәкәте» УРАМ экстрим-паркы командасы белән берлектә Татарстан парклары буенча тур башлый. Катнашучыларны һәм барлык теләүчеләрне ярышлар, кызыклы остаханәләр һәм бию баттллары көтә. -
КАЗАН КРЕМЛЕНДӘ ТАТАР СПЕКТАКЛЬЛӘРЕННӘН ӨЗЕКЛӘР КҮРСӘТЕЛӘЧӘК
Бүген Казан Кремлендә халык-театр перфомансы узачак. Ул этник костюмнарда дефиле һәм татар спектакльләреннән өзекләр күрсәтүне үз эченә ала. Спектакльдә Казан халкы һәм кунаклары катнашачак. Аларга Г.Камал театры артистларының костюмнарын киеп карарга тәкъдим итәчәкләр. Шулай ук Гавами урыннар ишегалдында импровизацияләнгән подиум оештыралар – анда кичә кунаклары этник костюмнарда дефиле ясаячак. -
ИЛҺАМ ШАКИРОВ КОНЦЕРТЫНА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!
29 июль Кабан күле ярында татар халкының күренекле җырчысы Илһам Шакировка трибьют концерты узачак. Иҗат кичәсенең оештыручылары – Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе һәм Yummy Music музыкаль лейблы. -
«СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ҖӘЙГЕ ИҖАДИ СМЕНАСЫ БАШЛАНА
«Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре Кырымга китте. Быел традицион җәйге иҗат сменасы 17 июльдән 8 августка кадәр дәвам итәчәк.