Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА 24 ДЕКАБРЬДӘ РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ ЯҢА ЕЛ ЧЫРШЫСЫ БУЛА

24 декабрьдә Казанда традицион Республикакүләм Яңа ел чыршысы узачак. Бәйрәм чарасы «Татнефть Арена» боз сарае мәйданчыгында оештырыла. Бу – Яңа ел алдыннан үткәрелә торган иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе, ул 10–17 яшьлек, уку, иҗат, спорт һәм җәмәгать эшчәнлегендә аерылып торган балаларны, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган үсмерләрне берләштерәчәк.

Чарада шәһәрдән тыш мәктәпләрдән килгән якынча 2000 укучы һәм аларны озата килгән педагоглар катнашачак. Алар өчен Казанның 14 мәктәп ашханәсендә кайнар туклану оештырылачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең балалары өчен аерым бәйрәм программасы әзерләнгән. 23 һәм 24 декабрь көннәрендә Казан циркында 4 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен алты Яңа ел тамашасы күрсәтеләчәк. Барлык катнашучыларга да Казан мэры исеменнән бәйрәм открыткасы һәм махсус бүләкләр тапшырылачак, ә дүрт яшькә кадәрге сабыйлар өчен өстәмә Яңа ел күчтәнәчләре әзерләнгән.

Моннан тыш, шәһәрнең барлык белем бирү учреждениеләрендә дә Яңа ел чаралары үткәреләчәк, анда балаларга татлы бүләкләр өләшеләчәк. Быел әлеге бүләкләрне барлыгы 145 меңгә якын бала алачак: 70 меңнән артык балалар бакчасы тәрбияләнүчесе һәм Казан мәктәпләренең 1–4 сыйныфларында укучы якынча 75 мең бала.

Яңа ел каникуллары гыйнвар аенда да дәвам итәчәк. 2026 елның 3–9 гыйнвар көннәрендә «Заречье», «Молодежный» лагерьларында, шулай ук мәктәп каршындагы лагерьларда 7–17 яшьлек балалар өчен Яңа ел һәм Раштуа традицияләренә багышланган кышкы тематик сменалар оештырылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев