Логотип Идель
Белми калма

УРТА ҺӨНӘРИ УКУ ЙОРТЛАРЫ АРАСЫНДА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА НӘТИҖӘЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ

14 ноябрь көнне Казан Федераль Университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлары институты бинасында Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары  өчен уздырылган татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чара һәм эш барышы турында тулырак әлеге язмадан белә аласыз!

«Әлеге олимпиаданы беренче тапкыр уздырдык. Урта һөнәри белем бирү юнәлешендә белем алучы студентлар өчен Татарстаныбызда бәйгеләр, олипмпиадалар саны әле җитәрлек түгел. Эшебез дәвамлы булыр, дип ышанып калабыз!», – дип тантананы ачып җибәрде Филология һәм  мәдәниятара багланышлар институты директоры Җамалетдинов Рәдиф Рифкать улы.

Олимпиаданың беренче туры сентябрь аенда узды. Оештыручылар сүзләре буенча, биредә 47 уку йортыннан 600дән артык студент катнашкан. Алар читтән торып, татар теле һәм әдәбияты буенча сорауларга җавап биреп, тестлар чишкәннәр.

Икенче турда исә студентлар жюри каршында үз проектларын якладылар. Алар «Минем булачак һөнәрем», «Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрендә эшчәнлегем» дип атала.

Нәтиҗәләргә күз салсак, беренче урында – Ранил Хафизов һәм Яна Уэтова. Икенче урынга Азалия Зәйнәгиева һәм Михаил Кириллов лаек булды. Ә өченче урында исә Зөһрә Галиуллина һәм Вадим Борисов. Җиңүчеләргә грамоталар һәм акчалата бүләк тапшырылды. Беренче урынга – 50 000 сум, икенче урынга – 40 000 сум һәм өченче урынга – 30 000 сум акча.

Шулай ук жюри тарафыннан төрле номинацияләрдә җиңү яулаучылар да тәкъдим ителде. «Татар әдәбиятына зур кызыксыну өчен» Илюзә Гайниева «Сөйләүченең осталыгы өчен» Айзилә Галиева, «Экспрессив тел чараларын оста кулланган өчен» Илюза Вәлиуллина, «Темага фәлсәфи яктан якын килү өчен» Альмир Солтанов, «Татар телендә профессиональ лексиканы белгән өчен» Алия Сафиуллина бүләкләнде.

«Әгәр телне сакларга теләсәк, без эшне үзебездән башларга тиешбез. Иң беренче чиратта рәхмәтемне олимпиадада катнашкан балаларга әйтәсем килә. Монда нинди генә уку йортларыннан килмәгәннәр: ветеранарлар да, агрономлар да, врачлар да бар. Чын күңелдән рәхмәт сезгә!», – дип катнашучыларны котлады Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Ногаев Камил Әсгать улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев