Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА КРЕАТИВ ҺӘМ БРЕНДИНГКА БАГЫШЛАНГАН МЕДИАСЕССИЯ ҮТӘЧӘК

Чара 22 ноябрь көнне 10:00дән 17:30гә кадәр «УРАМ» экстремаль паркында узачак. Керү ирекле, әмма алдан теркәлү кирәк.

Креатив сессия — ул брендинг һәм медиага багышланган бер көнлек интенсив. Катнашучылар өчен төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге дүрт эксперт чыгыш ясаячак, алар үзләренең проектлар һәм брендлар тудыру һәм үстерү тәҗрибәләре белән уртаклашачак, реаль кейслар күрсәтәчәк. Чара креатив өлкәсендә эшләүчеләргә дә, яңа башлаучыларга да файдалы булачак.

10:30–12:00 аралыгында бренд-дизайнер Ефим Конеф «Дизайн һәм брендинг дөньясы: кейслар, заказчылар, лайфхаклар» темасы белән чыгыш ясаячак. Ефим — «Стилетика» дизайн мәктәбендә офлайн укытучы, анда веб-дизайн, графика һәм иллюстрация буенча белем бирәләр. Соңгы ярты елда аның эшләре Pinterest-та ике миллионнан артык карау җыйган.

12:00–13:30 вакытында интернет-журнал Enterның креатив продюсеры Ксения Барышева «Enter кейслары мисалында креатив проектларны гамәлгә ашыру» лекциясен үткәрәчәк. Ул «КамаСтройИнвест» белән клиплар төзүдә, Studio Slow белән берлектәге «Героини Enter» проектында, Finn Flare белән хайкинг-тур концепциясен эшләүдә катнашкан. Ксения партнерлар белән ничек дөрес коммуникация корырга, креатив һәм клиент эффективлыгы арасында балансны ничек сакларга, проектлар артында нәрсә торганын сөйләячәк.

14:30–15:45 аралыгында Be Creative агентлыгының креатив директоры, язучы, сценарист һәм блогер Анна Просветова «Әгәр син МИКРОБ булсаң, нишләргә? Зур тормышның кечкенә башлангычы» темасында чыгыш ясаячак. Анна — реклама өлкәсендә 20 еллык тәҗрибәгә ия белгеч, ул СберСити, Доброград, Аскона, Доширак, Bonduelle, Ferrero Rocher, Пятёрочка һәм башка брендлар белән эшләгән. Ул рекламада һәм тормышта ничек башлап җибәрергә, креатив индустрияләр дөньясына яңа килгән кешегә нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатачак.

15:45–17:15 вакытында эшмәкәр Ильдар Габидуллин «Ист» һәм «Фильтр» урыннары мисалында бренд булдыруга караш» темасы белән чыгыш ясаячак. Ул татар бабл-тиының бөтен Россиягә танылуы, «Приют Человека» белән коллаборация һәм башка кызыклы тәҗрибәләре турында сөйлиячәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев