«ГОСУСЛУГИ»ДАН КОДЛАР ТЕЛЕФОННАН СӨЙЛӘШКӘН ВАКЫТТА КИЛМИ
2025 елның 1 июненнән «Госуслуги» порталында куркынычсызлыкка кагылышлы яңа кагыйдә гамәлгә керде: телефоннан сөйләшү вакытында парольне алыштыру өчен кирәкле раслау коды кулланучыга җибәрелми.
Бу үзгәреш кибермошенниклардан саклану максатыннан кертелгән. Белгечләр әйтүенчә, җинаятьчеләр еш кына психологик басым ысулын куллана: кешегә шалтыраталар һәм шул ук вакытта аны пароль алыштырырга, яңа хезмәтләр тоташтырырга яисә акча күчерергә мәҗбүр итәләр. Стресс хәлендә булган кулланучы вакыйганы тәнкыйтьләп бәяләргә өлгерми һәм мошенниклар күрсәтмәләрен үти.
Куркынычсызлык механизмы кулланучының код сораган мизгелдә телефоннан сөйләшүдә булу-булмавын исәпкә ала. Әгәр кеше шалтырату вакытында парольне алыштырырга тырышса, раслау коды телефонга килмәячәк. Ул шалтырату тәмамланганнан соң гына җибәреләчәк.
Мондый чара экранны күрсәтү аша башкарыла торган мошенниклык очракларына каршы юнәлтелгән. Җинаятьчеләр еш кына корбанны экрандагы кодны әйтергә үгетли, ә яңа система моңа юл куймый.
Белгечләр түбәндәге киңәшләрне бирә:
- Шалтырату вакытында код шунда ук килмәсә, борчылмаска – бу сезне яклау өчен эшләнгән.
- Һәрвакыт уяу булырга: хәтта иң заманча саклану системалары да шәхси игътибарны алыштыра алмый.
- «Госуслуги» аккаунтына керү өчен кирәкле мәгълүматны чит кешеләргә хәбәр итмәскә: портал вәкилләре беркайчан да логин, пароль яки раслау кодын сорап шалтыратмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 июля 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТОРАК-КОММУНАЛЬ ХУҖАЛЫК ТУРЫНДА ДӘРЕСЛӘР КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
29 июля 2026 - 11:23
МӘСКӘҮ БАЗАРЫНДА «ТАСМА» ПОДКАСТЫНЫҢ АЧЫК СЪЕМКАЛАРЫ УЗАЧАК
-
28 июля 2026 - 13:18
ТАТАРСТАНДА БУЛЛИНГКА КАРШЫ КӨРӘШ ПЛАНЫ РАСЛАНДЫ
-
27 июля 2026 - 11:36
ЭНЕРГЕТИКАДАН МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘРГӘ КАДӘР: БИЛӘРДӘ «КИЛӘЧӘК ҺӨНӘРЛӘРЕ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ БАШЛАНДЫ
Нет комментариев