ИЛҺАМ ШАКИРОВКА БАГЫШЛАНГАН ТРИБЬЮТ-КОНЦЕРТ НИГЕЗЕНДӘ ӘЗЕРЛӘНГӘН МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЧЫГАЧАК
12 декабрь көнне барлык музыкаль мәйданчыкларда И. Шакировка багышланган трибьют-концерт нигезендә әзерләнгән альбомның релизы чыгачак. Юрий Федоров җитәкчелегендәге Yummy Music Band музыкантлары бу альбомны ярты ел буе әзерләгән.
Ул Илһам Шакировның 90 еллыгына багышлап Yummy Music Band тарафыннан яңа караш белән ясалган 15 композициядән торачак. Аларның бер өлеше инде Горький паркындагы трибьют-концертта җанлы яңгырашта тәкъдим ителде.
Моннан тыш, 15 декабрь көнне 19:00дә Татарстан Милли китапханәсенең конференц-залында музыкаль альбомның ачык презентациясе булачак һәм проект турында Айдар Гайнулла төшергән документаль фильм күрсәтеләчәк. Очрашуда теләгән кеше Трибьют төркеме белән шәхсән аралаша алачак: музыкаль продюсер һәм проектның сәнгать җитәкчесе Юрий Федоров музыканы иҗат итү турында сөйләячәк, ә проект җитәкчесе Эмма Закирова грант ярдәмендә гамәлгә ашырылган бу зур проектның эчке эш барышы һәм үзенчәлекләре белән уртаклашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
Нет комментариев