Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА ҖӘМӘГАТЬ ТРАНСПОРТЫ БӘЯСЕ 46 СУМГА КҮТӘРЕЛӘ

Казанда 2026 елның 1 гыйнварыннан җәмәгать транспортында йөрү бәясе 46 сум тәшкил итәчәк. Шулай итеп, юл хакы 3 сумга арта.

Шул ук вакытта озак вакытка исәпләнгән юл билетлары белән йөрү мөмкинлеге саклана. Әлеге очракта бер поездканың бәясе 36 сум булачак.

Җәмәгать транспортында йөрү бәясен 46 сумга кадәр күтәрү Татарстанның башка шәһәрләрендә дә каралган. Аерым алганда, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә дә тарифлар шул дәрәҗәдә булачак. Ә Минзәлә, Норлат, Лениногорск, Зәй һәм Актанышта юл хакы 33 сум итеп билгеләнә.

Тарифларның үсеше пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче оешмалардан тәкъдим ителгән документларны экспертиза нәтиҗәләре буенча расланган. Комитетта аңлатуларынча, бәяләр артуга ягулыкка чыгымнарның 10,4%ка, электр энергиясенең 14,3%ка, ремонт өчен материаллар һәм запас частьләрнең 11,7%ка кыйммәтләнүе, шулай ук минималь хезмәт хакының 20,7%ка артуы йогынты ясаган. Моннан тыш, яңа автобуслар һәм троллейбусларны эксплуатацияләү чыгымнары да исәпкә алынган.

Искәртеп узыйк, 2025 елның 1 гыйнварыннан Казанда автобус, троллейбус һәм трамвайларда юл хакы 43 сум тәшкил итә. Метрополитенда да шул ук бәя гамәлдә, әмма ул 28 февральдән кертелде.

2024 елда банк яки транспорт картасы белән түләгәндә юл хакы 38 сум булган, ә акчалата түләү очрагында 42 сум тәшкил иткән. 2023 елда исә җәмәгать транспортында юл өчен 35 сум түләргә кирәк иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев