«ЯЛКЫН»ЛЫ ТРИП: КИЛӘСЕ ТУКТАЛЫШ – ЧАЛЛЫНЫҢ ГАЛИ АКЫШ ИСЕМЕНДӘГЕ ЛИЦЕЙ-ИНТЕРНАТЫ
«Ялкын» мәктәпләр буенча трипны дәвам итә. Киләсе тукталышыбыз Чаллының Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатында булды.

Гали Акыш исемендәге лицей-интернат республикабызда танылган мәктәпләрнең берсе. Мәктәпнең милли җанлы булуы исеменнән дә, мәктәпнең яңартылган дизайнныннан да, укучыларның формаларыннан да күренеп тора. Мәктәп диварлары милли бизәкләр белән бизәлгән, укучылар исә әлеге мәктәпкә генә хас булган яшел жилет һәм түбәтәй-калфаклар киеп йөриләр.
«Ялкын» белән очрашуга 5-8 класс укучылары җыелды. Журналыбызның баш мөхәррире Энҗе Габдуллина аларга журнал гына түгел, ә тулаем бер медиага әйләнгән яңа «Ялкын» һәм яшүсмерләр өчен яңа проектлар турында сөйләде. Аннан тыш без мәктәптәге медиакласска йөрүче укучылар белән дә танышып, медиа өлкәсе турында сөйләштек. Сүз уңаеннан, Гали Акыш мәктәбенең үз газетасы да бар.
Мәктәптә сәяхәт очрашулар белән генә тукталып калмады. Лицей базасында быелгы уку елыннан «Акыл» мәгариф инкубаторы эшли башлаган. Атнага берничә сәгать мәктәп укучылар дәресләрдән соң калып төрле түгәрәкләргә йөри ала. Мәсәлән, робототехника, дизайн, анимациялар ясау һәм башкалар. Тиздән биология буенча сыйныф та булдырылачак икән. Укучылар заманча микроскоп белән экспериментлар үткәреп, остазлары белән яңа ачышлар ясый алачаклар.
Авыл хуҗалыгында ярдәм итәрдәй роботларны без дә йөртеп карадык. Ә 5 класс укучысы Савелий Кучтраев үзе бер роботны программалаштырып, йөртеп тә күрсәтте. Ә анимация дәресендә укучылар үзләренең уеннарын ясаганнар, бу хакта Данил Салихов сөйләде. Инкубатор әле күптән түгел генә ачылган, шулай да инде монда йөрүчеләр зур эшләр белән мавыгалар.

Инкубаторның администраторы Эльза Мәүлетбаева бу проектның Чаллының башка мәктәпләрендә дә эшли башлаячагын әйтте. «Безнең планнарыбыз зур. Киләчәктә яңа сыйныфлар, фән казанышлары музее ачарга планлаштырабыз. Мондый музеей Чаллыда юк. Без анда балаларга фәнне ачышлар призмасы аша күрсәтергә телибез. Без белем генә түгел, илһам бирәбез. Һөнәрләрне күрсәтәбез һәм һәрбер балага тормышта үз юлын табарга ярдәм итәбез», – ди сөйләде ул.
Менә шундый милли җанлы мәктәп һәм алга киткән фән инкубаторы белән танышып кайттык Чаллыдан. Укучыларга үсеш өчен күп төрле мөмкинлекләр булу бик сөендерә.

Ә «Ялкын» исә үз укучылары белән күрешү өчен мәктәпләргә йөрүен дәвам итә. Йә, тагын кайсы якларга килеп чыгыйк?
Фотолар: Эльвина Йосыпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
28 ноября 2025 - 15:17
«ЯЛКЫН»ЛЫ ТРИП: КИЛӘСЕ ТУКТАЛЫШ – ЧАЛЛЫНЫҢ ГАЛИ АКЫШ ИСЕМЕНДӘГЕ ЛИЦЕЙ-ИНТЕРНАТЫ
-
17 ноября 2025 - 16:17
КАЗАНДА КРЕАТИВ ҺӘМ БРЕНДИНГКА БАГЫШЛАНГАН МЕДИАСЕССИЯ ҮТӘЧӘК
-
15 ноября 2025 - 16:54
УРТА ҺӨНӘРИ УКУ ЙОРТЛАРЫ АРАСЫНДА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА НӘТИҖӘЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
2 ноября 2025 - 10:37
КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
Нет комментариев