Логотип Идель
Белми калма

КАЗАН ТИМЕР ЮЛ ВОКЗАЛЫНА КЫШ БАБАЙ ПОЕЗДЫ КИЛДЕ

Бүген Казан тимер юл вокзалына бәйрәмчә бизәлгән Кыш бабай поезды килеп туктады. Перронда илнең төп тылсымчысы Кыш бабай һәм аның оныгы – Кар кызы белән очрашырга өлкәннәр дә, балалар да шатланып җыелды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

«Бу данлыклы шәһәрегезгә кабат килүемә һәм сезнең белән күрешүемә бик шатмын. Традиция буенча, Рус Төньягыннан сезгә сәламнәр һәм иң изге теләкләр алып килдем. Яңа ел – якты һәм игелекле бәйрәм. Һәрберегезнең хыялы чынга ашсын», – дип сәламләде җыелган халыкны Кар кызы.

Кыш бабай исә Казанга Бөек Устюгтан үз ярдәмчеләре белән килүен әйтте. «Очрашуыбызга бик шатмын. Озак вакыт сезнең барыгызны да сагындым. Карлы вотчинамнан монда килеп җитү җиңел булмады. Безнең өчен иң мөһиме – сезгә тылсымлы бәйрәм бүләк итү. Яңа ел – чын-чынлап могҗизалар вакыты», – диде ул.

Казанның яшь кешеләре белән аралашканда, Кыш бабай аларга изге эшләр кылырга теләде. «Сез – зур йөрәкле кечкенә тылсымчылар. Мин сезгә ышанам. Барлык ихлас һәм игелекле теләкләр һичшиксез үтәләчәк. Тормышыгыз бәхетле мизгелләр белән тулсын, ә тылсым һәрчак янәшәгездә булсын. Игелекле әкияткә ышаныгыз, чөнки ул һәр яхшы эштә, һәр ихлас сүздә һәм һәр яратучы йөрәктә бар», – дип ассызыклады ул.

Казан халкын якынлашып килүче Яңа ел белән шәһәр башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Алия Заһидуллина да котлады. «Һәр гаиләдә җылылык булсын, балалар шатлыкка үссен. Ә балалар әти-әниләрен сөендерсен, яңалыкка омтылсын, игелекле булсын», – диде ул. Шулай ук Алия Заһидуллина Кыш бабайга бөтен Россия буйлап юл үтеп, казанлыларны Яңа ел белән котларга килгәне өчен рәхмәтен белдерде.

Кыш бабай поездының Казан вокзалындагы тукталышы бүген сәгать 18:00гә кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә шәһәр халкын артистлар һәм аниматорлар катнашында бәйрәм программасы көтә. Чара барышында иминлекне Росгвардия хезмәткәрләре тәэмин итә.

Кыш бабай поезды – ул күчмә бәйрәм резиденциясе. Аның составына паровоз, кабул итү вагоны, әкияти авыл, уеннар өчен Кар патшабикәсе вагоны, курчак театры, сәхнә-вагон, шулай ук истәлекле бүләкләр лавкасы, ресторан һәм чәй эчү өчен буфет керә.

Быел әкияти поезд Россия буйлап инде бишенче сәяхәтенә чыккан. Ул 19 ноябрьдә Владивостоктан кузгалды һәм 11 гыйнварда Бөек Устюгта сәяхәтен тәмамлаячак. Гомумән алганда, поезд 20 мең километрдан артык юл үтәчәк һәм Ерак Көнчыгыш, Себер, Урал, Төньяк һәм илнең Европа өлешендәге 70 шәһәрдә булачак.

Проект гамәлгә куелганнан бирле Кыш бабай поезды 302 шәһәрдә булып, 108 мең километрдан артык юл үткән һәм юлда 244 көн үткәргән.

Фотолар: Михаил Захаров, «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев