КАЗАННЫҢ ТӨП ЧЫРШЫСЫ КАЙЧАН АЧЫЛАЧАК?
Киләсе сишәмбе, 23 декабрьдә, Казаныбызда төп Яңа ел чыршысының тантаналы ачылышы узачак. «Казан» гаилә үзәге янында инде якынча 35 метр биеклектәге, бизәлеше светомузыкаль шоу өчен анимацияләнгән, чыршы конструкциясе урнаштырылган.
Үзәк чыршыны ачу тантанасы 18:00 сәгатьтә башлана Чыршы утларын кабызу интерактив тамаша белән үрелеп барачак. Шулай ук мәйданда «Кышкы пейзажлар» дип аталган ачык һавадагы күргәзмә эшләячәк, бәйрәм сәүдә рәтләре дә ачылачак.
Сәхнәдә Just Brass оркестры, яшь музыкантлар Хопелес һәм Майкрайз, шулай ук Казан шәһәр филармониясе артистлары чыгыш ясаячак.
Тантаналы ачылыш вакытында бәйрәм сәүдә рәтләре шәһәр символикасы белән бизәләчәк. «Кышкы пейзажлар» күргәзмәсендә Казан музей комплексы фондларыннан Амир Мазитов, Илдар Зарипов, Мәхмүт Усманов, Валерий Родионов, Рөстәм Хуҗин картиналарының репродукцияләре тәкъдим ителәчәк.
Бәйрәм программасы гыйнвар аенда да дәвам итәчәк. 1–11 гыйнвар көннәрендә төп чыршы янында көн саен шәһәр театр студияләре әзерләгән балалар өчен Яңа ел спектакльләре, шулай ук музыкаль чыгышлар узачак. Казанның иҗат коллективлары һәм артистлары, «Городские пижоны», «Пару ночей», 2IZI һәм башка кавер-төркемнәр тамашачыларга бәйрәм кәефе бүләк итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 декабря 2025 - 13:34
КАЗАННЫҢ ТӨП ЧЫРШЫСЫ КАЙЧАН АЧЫЛАЧАК?
-
11 декабря 2025 - 15:28
ИЛҺАМ ШАКИРОВКА БАГЫШЛАНГАН ТРИБЬЮТ-КОНЦЕРТ НИГЕЗЕНДӘ ӘЗЕРЛӘНГӘН МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЧЫГАЧАК
-
9 декабря 2025 - 12:14
XXV «ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ
-
8 декабря 2025 - 18:56
«ТАТАР КЫЗЫ, ТАТАР ЕГЕТЕ – 2025»: ҖИҢҮЧЕЛӘР БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев