Белми калма
-
ЯРАТКАН ҖЫРЛАРГА ЯҢА СУЛЫШ ӨРҮ: КАЗАНДА «САФ МУЗЫКА» ПРОЕКТЫ БАРА
Яшь музыкантлар һәм аларның укытучылары остазлар белән берлектә барыбыз да яраткан җырларга яңа сулыш бирә. Балалар, җыр сайлау, аранжировка ясаудан алып, сәхнәгә чыгуга кадәр юлны үтә. -
КАЗАНДА БӨТЕНДӨНЬЯ ЯШЬЛӘР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨБӘК ҮЗӘГЕ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
Казанда Бөтендөнья яшьләр фестиваленең төбәк үзәге эшли башлады. Фестиваль Татарстан делегатларын сайлап алып, аларны укыту мәйданчыгы һәм волонтерларны әзерләү үзәге булачак. Ә иң кызыгы – мондый үзәк бары тик Татарстанда бар, башка төбәкләрдә сайлап алу онлайн форматта гына үткәрелә. -
«ЦиркТүгел» ПРОЕКТЫНДА КАТНАШУЧЫЛАР ЦИРК ЖАНРЛАРЫН БУШЛАЙ ӨЙРӘНӘЧӘК
Казан циркында өр-яңа иҗтимагый проект старт алды. Биредә шәһәр халкы ярты ел дәвамында цирк сәнгатен бушлай үзләштерәчәк, ә аннары күнекмәләрне тамашачыларга тәкъдим итәчәк. Проектта 224 гариза килгән. -
БАШКОРТ ТЕАТРЫ КАМАЛ СӘХНӘСЕНДӘ СПЕКТАКЛЬЛӘР КУЯЧАК
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия театры Казан тамашачысына иң популяр спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Театр гастрольләре 14-19 ноябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә узачак. -
«МИР» КИНОТЕАТРЫНДА «МӘХӘББӘТ FM» СПЕКТАКЛЕН КҮРСӘТӘЧӘКЛӘР
5 ноябрьдән башлап 10 декабрьгә кадәр Казанның «Мир» кинотеатрында «Татаркино» мәдәният учреждениесенең Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры белән берлектә тормышка ашырылучы «Кино+Театр» проекты чаралары уза. -
КЫРЛАЙДАГЫ ТУКАЙ МУЗЕЕНДА КҮН ЭШЛӘНМӘЛӘР ЯСАУ БУЕНЧА ОСТАХАНӘЛӘР УЗАЧАК
Татарстанның Арча районындагы «Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында» «Күн мозаика сәнгате» күргәзмәсен һәм Россия Федерациясе Президенты грантын гамәлгә ашыру кысаларында мастер-класслар сериясен ачу тантанасы узды. -
«МӘКТӘП ЧИСТАЛЫК КУБОГЫ» ЭКОЛОГИК ТУРНИРЫН ЯБУ ТАНТАНАСЫ: ИҢ ЗУР ЭКОЛОГИК КВИЗ ҺӘМ БҮЛӘККӘ – АЙФОН 14
Бу елның августыннан башлап, Татарстанда «Мәктәп чисталык кубогы» проекты гамәлгә ашырыла. Бу мәктәп укучылары арасында өч этапка бүленгән турнир. Турнирның ике этабы инде узды. 12 ноябрьдә исә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк базасында өченче этабын үткәрү көтелә. -
XXX «БЕРЕНЧЕ КУРС СТУДЕНТЛАРЫ КӨНЕ»: КАЙДА? КАЙЧАН? НИЧЕК?
Казанда XXX «Беренче курс студентлары көне» юбилей фестивале узачак. Фестивальгә Казан югары уку йортларыннан 30 иҗат коллективы һәм студентлар клублары вәкилләре җыелачак. Анда 2500гә якын студент катнашыр дип көтелә. -
«АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ»ндә ЯҢА ЮНӘЛЕШ БАРЛЫККА КИЛӘ
«Алдынгылар хәрәкәте» кысасында «Алдынгылар советы» дип аталган яңа хәрәкәт барлыкка киләчәк. Бу балалар өчен яңа үзидарә органы булыр дип көтелә. Яңа оешма турында «Алдынгылар хәрәкәте»нең төбәктәге җитәкчесе, Татарстан Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов сөйләде. -
ТАТАРСТАННЫҢ ИҢ ШӘП СТУДЕНТЫ БУЛ!
Тиздән «Татарстан Республикасы ел студенты-2023» бәйгесе кысаларында елның иң яхшы студентларын сайлаячаклар. Премиядә теләге булган һәр студент катнаша ала, бу елны номинацияләр саны да шактый – барлыгы 20. -
ИҢ ЯХШЫ МӘКТӘП ҺӘМ ГАИЛӘ ТЕАТРЛАРЫНА БАГЫШЛАНГАН I РЕСПУБЛИКА БӘЙГЕСЕНЕҢ НӘТИҖӘЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
2 ноябрьдә К.Тинчурин театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-бәйгесенең гала-концерты узды. Нәкъ менә шунда иң яхшы мәктәп һәм гаилә театрларын ачыкладылар. -
СЕРТИФИКАТ ҺӘМ МАХСУС ПРИЗЛАР: КАЗАНДА МОДА ҺӘМ СӘНГАТЬКӘ БАГЫШЛАНГАН ПАБЛИК-ТОК ҮТӘ
5 ноябрьдә ТР Милли китапханәсендә мода һәм сәнгатькә багышланган паблик-ток оештырыла дип хәбәр итә Казан Мэриясе сайты. Бу үзенчәлекле чарада нәрсәләр көтелә? Һәм нигә нәкъ менә син анда булырга тиеш? -
ЯШҮСМЕРЛӘР «ҖЫЛЫЛЫК БҮЛӘК ИТӘМ» АКЦИЯСЕНДӘ КАТНАША АЛАЧАК
4-6 ноябрьдә «Җылылык бүләк итәм» социаль урам акциясе уздырыла. Ул Халыклар бердәмлеге көненә багышланган булачак. Акциядә 10-17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр катнашырга мөмкин. Син дә кушыла аласың! -
БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШЬЛӘР КОЛЛЕКТИВЛАРЫН ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
Татарстанның балалар һәм яшьләр коллективларын «Театраль Идел буе» фестивалендә катнашырга чакыралар. Гаризаларны 15 ноябрьгә кадәр җибәрергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин матбугат конференциясендә хәбәр итте. -
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ ЖУРНАЛИСТЛАРНЫ УКЫТАЧАК!
Кәрим Тинчурин театрында «Журналистика мәктәбе» яңара! Проектның төп максаты – театр журналистларын һәм тәнкыйтьчеләрен әзерләү.
Белми калма
-
21 апреля 2025 - 15:00
«МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ» АКЦИЯСЕНДӘ НИЛӘР БУЛАЧАК?
-
21 апреля 2025 - 11:29
GAUGA РОК-ТӨРКЕМЕ КАМАЛ ТЕАТРЫНЫҢ ЯҢА БИНАСЫНДА КОНЦЕРТ КУЯЧАК
-
18 апреля 2025 - 12:12
TUBATAY BEATS ТӨРКЕМЕ БЕРЕНЧЕ АЛЬБОМЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
18 апреля 2025 - 11:53
КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРЫНДА ЯҢА СПЕКТАКЛЬ