YUMMY MUSICНЫҢ ИЛҺАМ ШАКИРОВКА БАГЫШЛАНГАН КОНЦЕРТЫ БУЛАЧАК
Yummy Music 15 февральдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакировка багышлау концерты белән чыгыш ясаячак
2025 елда әлеге проект өчен 50дән артык музыкант берләшеп яңа концерт программасы, студия альбомы һәм документаль фильм әзерләде. Илһам Шакировка багышланган трибьют-концерт Татарстан Республикасында «Елның мәдәни вакыйгасы» дип танылды, ә барыбыз да яраткан халык һәм автор җырлары заманча музыкаль форматларда яңача яңгырады.
15 февраль, Илһам Шакировның туган көнендә, Казан халкы һәм башкала кунаклары музыкаль продюсер Юрий Федоров җитәкчелегендәге Yummy Music Band башкаруында музыка бәйрәме мохитенә кабат чума алачак. Илгиз Шәйхразиев, Илгиз Мөхетдинов һәм Руслан Закиров исемле солистлар кичәне үзләренең кабатланмас тавышлары белән бизәячәк.
Программада 2025 елның декабрендә дөнья күргән шул ук исемле альбомнан җырлар яңгыраячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
Нет комментариев