Белми калма
-
КАЗАНДА УНБЕРЕНЧЕ BEAT WEEKEND ДОКУМЕНТАЛЬ КИНО ФЕСТИВАЛЕ УЗА
21 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Казанда унберенче Beat Weekend документаль кино фестивале узачак. Beat Weekend программасына җәйге Beat Film Festival хитлары, узган елларның иң яхшы фильмнары һәм «Милли бәйге»дә җиңгән кинолар кертелгән. -
УКУЧЫЛАР ҺӘМ СТУДЕНТЛАР АРАСЫНДА «TATAR. БУ ХАКАТОН» ЯРЫШЫ СТАРТ АЛДЫ
Казанда 8-10 сентябрь көннәрендә укучылар һәм студентлар арасында «Tatar. Бу Хакатон» ярышы үтә. Ул татар телен үстерү буенча инновацион кушымталар һәм сервислар ясау, мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге мәдәниятне үстерү максатыннан оештырыла. -
АЧЫК ИШЕКЛӘР КӨНЕ: КАЗАН ЯШҮСМЕРЛӘРЕ КЫЗЫКСЫНУЛАР БУЕНЧА 55 КЛУБКА ЯЗЫЛА АЛА
10 сентябрьдә Казан яшьләр клубларында бердәм Ачык ишекләр көне уза. Яшүсмерләр үзләре теләгән түгәрәкләргә һәм секцияләргә языла алачак. Ачык ишекләр көнендә «Подросток» челтәренең 55 учреждениесе тәкъдим ителәчәк, алар 50 дән артык юнәлеш буенча дәресләр тәкъдим итәчәк дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты. -
ҮЗ ШӨГЫЛЕҢНЕ ҺӨНӘРГӘ ӘВЕРЕЛДЕР: PROИНТЕРЕС ФЕСТИВАЛЕ СИНЕ КӨТӘ!
4 сентябрьдә PROинтерес фестивале старт алды. Фестиваль үз шөгылеңне һөнәргә әверелдерергә чакыра. Катнашучылар теге яки бу һөнәрне үзләштерүдә нәрсә ярдәм итәчәген беләчәк, төрле биремнәрне үтәгәндә, предприятиеләр командалары белән танышачак. -
«100 ЛИДЕР – ТАТАРСТАН КИЛӘЧӘГЕ. СТУДЕНТЛАР» ПРОЕКТЫ ГАРИЗАЛАР КӨТӘ
«Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге яшьләр өчен «100 лидер – Татарстан киләчәге. Студентлар» яңа социаль проектын эшләтеп җибәрә. -
«ГАИЛӘ ТАРИХЫ», «ТЕАТРНЫҢ ЯШЕ ЮК» I РЕСПУБЛИКА ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ БАШЛАНДЫ
Россиядә укытучы һәм остаз елы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгы уңаеннан Гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды. -
БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА БЕЗГӘ ИҢ ЗАРАРЛЫ БОТКАНЫ АШАТАЛАР?!
Күптән түгел табиб-диетолог Елена Соломатина манный боткасын сәламәтлек өчен иң зарарлы ярма дип атады, чөнки аның гликемик индексы югары һәәәм... -
ZARINA ШӘХСИ КОНЦЕРТКА ЧАКЫРА
15 сентябрь көнне 18:00 да Милли китапханә террасасында зарыгып көтелгән чара уза. Зәринә Вилданова елның соңгы җылы көннәрендә, Ilgiz, Malsi Music, The CheekLaWeek, Тимур Вәлиев катнашында, шәхси концерт оештыра. Ул дуслары һәм фикердәшләре белән бергә яраткан җырларын акустик һәм электрон вариантта башкарачак. Концерт Милли китапханәнең «Отдел искусств» концертлар сериясе кысаларында уза. -
КАЗАНДА НЕЙРОЧЕЛТӘР ТАРАФЫННАН ЭШЛӘНГӘН СПЕКТАКЛЬ ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘЧӘК
15-24 сентябрьдә Казанда «Артмиграция» бөтенроссия фестивале узачак. -
РЕСПУБЛИКА КӨНЕНДӘ АННА АХМАТОВАНЫҢ ШИГЫРЬЛӘРЕН ТАТАРЧА УКЫЯЧАКЛАР
30 августта Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры ике проектны тормышка ашыра: «Казан – шагыйрьләр шәһәре» һәм «Вакыт кайтавазы: Анна Ахматова – татарча». -
МИЛЛИ МУЗЕЙ 1 СЕНТЯБРЬ УҢАЕННАН «УкуДА!» КҮРГӘЗМӘСЕНӘ ЧАКЫРА
ТР Милли музее 1 сентябрьдә «УкуДА!» күргәзмәсен тәкъдим итәчәк. Оештыручылар совет тарихына чумарга һәм ул вакыттагы һәр укучыда булган предметлар белән танышырга чакыра. Кунакларга мәктәп портфельләре һәм дипломатлар, дәреслекләр, көндәлекләр, дәфтәрләр, линейкалар, каурый каләмнәр һәм башка экспонатлар күрсәтеләчәк. -
КАРИЕВ ТЕАТРЫНЫҢ ЯҢА СЕЗОНЫНДА НИЛӘР КӨТЕЛӘ?
Кариев театрының 36 сезоны 2 сентябрьдә «Ал җилкәннәр» (12+) премьерасы белән ачыла. Ассоль белән Грей хикәяте Кариев театры сәхнәсендә гадәти булмаган форматта тәкъдим ителә: тамашачы үзе дә спектакльдә катнашучыга әйләнә, зал диңгезгә әверелә, аудио һәм визуаль технологияләр, электрон музыка һәм табигать тавышлары белән кушылып, тылсымлы мохит тудыра, ә театр училищесы студентлары башкаруында пластик сәхнәләрне тамашачы чып-чын диңгез бинокльләреннән күзәтә алачак. -
ХНА БЕЛӘН РӘСЕМ ЯСАУ ҺӘМ ЧӘЙ ТАНТАНАСЫ: «ЧЕРЕК КҮЛ»ДӘ ЧӘЧӘК МАРКЕТЫ АЧЫЛА
26 августта 12:00да Казанның «Черек күл» паркында зур чәчәк маркеты ачылачак. Маркетта 30дан артык үсемлек һәм декоратив эшләр тәкъдим ителергә тиеш, дип хәбәр итә шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе. -
«ЯЛКЫН» ЯШЬ БАШКАРУЧЫ «ДЫШАТЬ» БЕЛӘН АЧЫК ИНТЕРВЬЮГА ЧАКЫРА
28 августта «Ялкын» журналы «Дышать» псевдонимы белән чыгыш ясаучы популяр җырчы Гөлназ Шакированы ачык интервьюга чакыра. Хип-хоп һәм инди-поп жанрында башкаручы белән очрашуга «Ялкын»ның даими авторлары һәм татар музыкасын яратучылар җыелачак. -
«НАШЕ ВРЕМЯ-БЕЗНЕҢ ЗАМАН» ФЕСТИВАЛЕ РЕСПУБЛИКА КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ТРАДИЦИОН КОНЦЕРТ УЗДЫРА
30 август көнне 14.00 сәгатьтә Казанда, Галиәсгар Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда, ел саен үткәрелә торган «Наше время-Безнең заман» ачык республика телевизион фестиваленең гала-концерты булачак. Чарага керү ирекле.