Белми калма
-
КАЗАНДА ПУШКИНГА БАГЫШЛАНГАН ЧАРАЛАР ЦИКЛЫ БАШЛАНЫП КИТӘ
19 гыйнварда Казанның Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә Александр Пушкинның тууына 225 ел булу уңаеннан концерт узачак. Бу гына түгел, 2024 ел дәвамында шагыйрьнең туган көненә багышлап, тагын күп кенә чаралар тәкъдим ителәчәк. Программа бай, һәр яшьтәге тамашачы үзе өчен кызыклы һәм Пушкин белән бәйле яңа мәгълүмат туплаячак. -
«АПУШ»ТАН – «АВЫЛ ЭТЕ АКБАЙ» ПРЕМЬЕРАСЫ!
18 гыйнварда «Апуш» балалар театр студиясе Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» пьесасы буенча мюзикл тәкъдим итәчәк. Премьераның төп үзенчәлеге – җанлы музыкаль бизәлеш. Махсус әлеге спектакль өчен «Музафаров-бэнд» дигән төркем оешкан, ул М.Мозаффаров исемендәге 18 нче балалар музыка мәктәбенең 5 шәкертеннән һәм 3 остазыннан тора. -
КАЗАН – ЙОРТ ХАЙВАННАРЫН ЯРАТУЧЫЛАР ӨЧЕН ДӨНЬЯНЫҢ ИҢ ЯХШЫ 5 ШӘҺӘРЕ ИСЕМЛЕГЕНӘ КЕРДЕ
Казан мәчеләрне һәм этләрне яратучылар өчен дөньяның биш шәһәре арасына керде. Рейтингка шулай ук Зеленоградск, Истанбул, Рим һәм Тель-Авив керә. Бу хакта Казан мэриясе сайты хәбәр итә. -
КАР АТЫШУ БУЕНЧА ТУРНИР, ИТЕК КИЕП ФУТБОЛ УЙНАУ ҺӘМ БАШКАЛАР: КАЗАНДА КЫШКЫ ГАИЛӘ КҮҢЕЛ АЧУ ФЕСТИВАЛЕ ҮТӘЧӘК
20 гыйнварда Казанның Горький паркында кышкы гаилә күңел ачу фестивале уза. Биредә бөтен теләүчеләр дә кар атышу буенча турнирда катнаша, итек киеп футбол уйный һәм зур каршылыклар полосасын үтә алачак. -
«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО-2024»КӘ ГАРИЗАЛАР БИРҮ БАШЛАНДЫ
«Алтын каләм – Золотое перо» республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең гаризалар бирү кампаниясе старт алды. Анда 14 яшьтән алып 24 яшькә кадәрге, медиа өлкәсендә эшчәнлек алып баручы һәм Татарстан Республикасында даими яшәүче яшьләр катнаша ала. Гаризаларны 31 гыйнварга кадәр бирергә мөмкин. -
МӘДӘНИЯТ МИНИСТРЛЫГЫ ИҢ ЯХШЫ ЯҢА ЕЛ ЧАРАСЫН БИЛГЕЛӘҮ БУЕНЧА ТАВЫШ БИРҮ ИГЪЛАН ИТТЕ
Татарстан Мәдәният министрлыгы иң яхшы Яңа ел чарасын билгеләү өчен тавыш бирү башлап җибәрде. Өстәвенә, очраклы саннар генераторы тавыш бирү посты астында комментарийлар калдыручылар арасында өч җиңүчене дә сайлаячак. Аларга теләсә кайсы мәдәният оешмасындагы чарага билетлар тапшырачаклар. -
ГАРМОНИЯ ҺӘМ ЭНЕРГИЯ: GAUGA ҺӘМ LA PRIMAVERA ЗУР КОНЦЕРТКА ЧАКЫРА
Үзенең кабатланмас яңгырашы һәм илһамландыра торган текстлары белән билгеле GAUGA төркеме кабат тамашачысын язгы зур концерт белән куандырырга җыена. Татар рок музыкасының ихласлыгы һәм энергетикасы классик La Primavera кыллы оркестры белән берләшеп, тамашачыларга онытылмаслык тере тавыш тылсымын бүләк итәчәк. Концертның махсус кунаклары – заманча башкорт музыкасын яратучыларга билгеле Burelar төркеме. -
КАЗАНДА 1 ГЫЙНВАРДА КАЯ БАРЫРГА?
Яңа елның беренче көнендә башкалабызда Яңа ел чаралары узачак. Өйдә моңсуланып ятарга туры килмәячәк. -
КАЗАНДА «КЫШДАКАР-ФЕСТ» УЗА
«Кышдакар-фест» Киров исемендәге бакчада һәм Бауман урамында 29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр барачак. Фестивальдә кибетләрдә Яңа ел бүләкләре һәм кулдан эшләнгән сувенирлар сатылачак. Кунакларны иң яхшы фермер продукциясе, хуш исле чәйләр, татар ашлары, остаханәләр, төрле бәйгеләр һәм бүләкләр көтә. -
ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН МОБИЛЬ КЛУБ ҺӘМ ЯҢА ЕЛ ЯРМИНКӘСЕ: КАЗАН ИППОДРОМЫНДА ЧЫРШЫ ШӘҺӘРЧЕГЕ АЧЫЛА
Бүген, 27 декабрьдә Казан ипподромында чыршы шәһәрчеге ачыла. Мәйданчыкта тау, шугалак, ярминкә, Кыш Бабай йорты һәм фотозоналар булачак. Яңа ел каникулларында биредә кызыклы бәйрәм тамашалары һәм остаханәләр узачак. Шәһәрчек 13 гыйнварга кадәр эшләячәк. Бу турыда Казан мэриясе сайты хәбәр итә. -
2024 ЕЛДА МӘДӘНИ ӨЛКӘДӘ КӨТЕЛГӘН ТӨП ЧАРА ҺӘМ ПРОЕКТЛАР
Мәдәният министры Ирада Әюпова Казан дәүләт циркында журналистлар өчен йомгаклау матбугат конференциясен уздырды. Министр 2024 елда мәдәни өлкәдә көтелгән проектлар һәм чаралар белән кыскача таныштырды. Безнең өчен әһәмиятле һәм кызыклы булып тоелган яңалыкларны түбәндә китердек. -
КАЗАНГА БӨТЕН ТАТАРСТАННАН ЯШЬ АРМИЯЧЕЛӘР ҖЫЕЛДЫ
19 декабрь көнне Казанның танк училищесында «Яшь армиячеләр» («Юнармия») республика җыелышы старт алды. Бөтен Татарстаннан 100 дән артык яшь армияче һәм 50 штаб җитәкчесе үткән елга йомгак ясау һәм училищеның каравыл ротасының хезмәтен үз күзләре белән күрү өчен республика башкаласына килде. -
РЕСПУБЛИКА ЧЫРШЫСЫ КАЙЧАН БУЛАЧАК?
«Республикабызда Яңа ел чыршысы быел 25 декабрь көнне «Татнефть Арена»да уза, анда 17 меңгә якын бала катнашачак», – дип белдерде ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков республика Министрлар Кабинетындагы брифингта. -
«ИДЕЛ БУЕ БАТЫРЛАРЫ» ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ НӘШРИЯТ ПРОЕКТЫ ДИП ТАНЫЛДЫ
Татар Балалар Нәшрияты «Төп сүз» Россия Федерациясе тел күптөрлелеген саклау өчен VII Бөтенроссия иҗтимагый премиясе бәйгесендә җиңде. Рус, татар, мари, чуаш, удмурт, мордва халык әкиятләре мотивлары буенча «Идел буе батырлары» нәфис-анимацион басмалар сериясе елның иң яхшы нәшрият проекты дип танылды. -
КАРИЕВ ТЕАТРЫ «МАТУРЛЫК» СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТӘ
15-16 декабрьдә Г. Кариев театры Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре буенча «Матурлык» спектаклен тәкъдим итәчәк. Театр барыбызга да мәктәптән бирле таныш булган язучының иҗатына сәхнәдә күз салырга чакыра.
Белми калма
-
21 апреля 2025 - 11:29
GAUGA РОК-ТӨРКЕМЕ КАМАЛ ТЕАТРЫНЫҢ ЯҢА БИНАСЫНДА КОНЦЕРТ КУЯЧАК
-
18 апреля 2025 - 12:12
TUBATAY BEATS ТӨРКЕМЕ БЕРЕНЧЕ АЛЬБОМЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
18 апреля 2025 - 11:53
КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРЫНДА ЯҢА СПЕКТАКЛЬ
-
18 апреля 2025 - 10:52
ТАТАРСТАНДА ЭШЛӘҮЧЕ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН «МОЛОТ» ПРОЕКТЫНЫҢ ТӨБӘК ЭТАБЫ ДӘВАМ ИТӘ