«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕ
Татарстанда беренче республиканкүләм мәктәп медиа патриотик фестивале старт алды. Бу проектның максаты – мәктәпләрдәге медиа-редакцияләрне үстерү, яшь журналистларны тәрбияләү һәм патриотик тәрбия бирү. Фестивальгә Татарстанның барлык мәктәпләренең медиа-үзәкләре чакырыла, һәм алар үзләренең газета, журнал, радио, телевидение студияләре, социаль челтәрләр һәм каналларында эшләгән эшләрен тәкъдим итә алачаклар. Пресс-конференциядә спикерлар фестивальнең әһәмиятен һәм уңышлы үсеш өчен кирәкле шартларны аңлаттылар.

ТР Яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыров фестивальнең максаты турында сөйләде: «Без мәктәптән башлап киләчәктә талантлы яшь журналистлар булачак балаларның үсешен дәвам иттерергә планлаштырабыз. Бу мәктәп медиалары фестивале үткәрү идеясен бик шатланып кабул иттек. Хәзерге яшүсмерләр, чыннан да, күп нәрсәләр турында белми. Аларны булган мөмкинлекләр белән таныштыру бик мөһим. Мәктәп укучысы булган журналистлар арасында дөрес контент формалаштыру, дөрес мәгънә бирү күнекмәләре бик кирәк. Бу бәйге-фестиваль нәтиҗәләреннән без киләчәктә журналистика өлкәсендә зур уңышлар яулаячак кешеләрне сайлап алырбыз».
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев фестивальнең актуальлеген аңлатты: «Проектны тормышка ашыруда зур өлеш керткән, фестивальнең киләчәген күргән ТР Яшьләр эшләре министрлыгына рәхмәт. Ник бу эшкә алындык дисәк, көндәлек мәгълүмати басымның никадәр көчле икәнен күреп торабыз. Яшь буын өчен чынны ялганнан аеру бигрәк тә авыр. Бу фестиваль, беренче чиратта, патриотик булса, икенче яктан, белем бирү аспектлы. Яшүсмерләр яңа медиа дөньясында эш итә белсеннәр өчен оештырыла».
АО «ТАТМЕДИА» генераль директоры Шамил Садыков шулай ук яшь журналистларны өйрәтү һәм тәрбияләүнең мөһимлеген ассызыклады: «Фестивальдә катнашкан балалар бик тиздән безнең редакцияләргә эшкә киләчәкләр, бөтен медиа өлкәсендә эшләр киләчәктә алар кулында булачак, шуңа күрә аларга вакытында дөрес тәрбия һәм белем бирү бик мөһим. Бу проект һәр авыл, һәр мәктәпкә барып җитсен дигән максат куябыз. Мәсәлән, 175 мәктәптә мәктәп радиосы бар, тәнәфесләрдә балалар яңалыклар сөйли, бу бик кызык. Шушы практикаларны һәр кешегә җиткерәсе иде», – диде ул.
Татарстан Республикасында «Беренче Патриот» МРОО төбәк бүлеге рәисе Ирина Самолдина фестивальнең патриотик аспектлары турында сөйләде: «Медиа-патриотик фестиваль ул – җаваплылык һәм туган илгә мәхәббәт хисен мәктәп медиалары эше аша сеңдерү өчен яхшы мөмкинлек. Мәктәп балалары туган җирләре турында горурланып сөйләгәндә, язганда җәмгыять тә үсә дигән сүз. Фестивальдә белем бирү һәм бәйге этаплары булачак, «Иң яхшы мәктәп ММЧ» номинациясендә гран-при откан редакциягә приз буларак без ТР делегациясе составында Россиякүләм социаль-туристик маршрут «Тур для СВОих» кысаларында бер шәһәргә сәяхәт бүләк итәбез».
АҖ «ШАЯН ТВ» телеканалының башкарма директоры, баш мөхәррире Рамилә Сәхәбетдинова медиа мәктәпләрнең әһәмиятен билгеләп үтте: «Медиа мәктәпләр бик кирәк. Без алар белән бик күп эшлибез, бу балалар безгә эшкә киләләр. шушы фестивальгә дә ярдәмләшеп, аңа теләктәшлек итүдә без әзер. Патриотик яктан да, медиа белем бирү ягыннан дә бик әһәмиятле эш бу».
«Ялкын» журналының баш мөхәррире Энже Габдуллина фестивальнең эш барышы турында әйтеп үтте: «Татарстанда яшь журналистларны һәм мәктәп медиа-редакцияләрен үстерүгә юнәлдергән яңа проект башланып китә. Фестивальгә Татарстан мәктәпләренең медиацентрлары чакырыла, аларга газета, журнал, радио, телевидение студияләре, социаль челтәрләр, каналлар һәм башка форматлар керә. Укучылар 12-18 яшьтә булырга тиеш. Фестиваль 3 этапта узачак, беренчесе инде башланып китте – март ае башына кадәр гаризалар кабул итү. Сайлап алу этабы, жюри эше март аенда. Финал апрельдә көтелә, монда укучыларне белем бирү программасы, иҗади программа һәм проектларны яклау көтә».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 февраля 2026 - 15:33
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕ
-
10 февраля 2026 - 09:31
ТАТАРСТАНДА 9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ГИА КАГЫЙДӘЛӘРЕ ҮЗГӘРӘ
-
9 февраля 2026 - 16:22
РОССИЯДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН КИБЕРКУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК БУЕНЧА АНИМАЦИОН ДӘРЕСЛӘР СЕРИЯСЕ ЭШЛИ БАШЛЫЙ
-
6 февраля 2026 - 08:30
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ УКУЧЫЛАРНЫҢ СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРЕН КҮЗӘТҮ БАШЛАНА
Нет комментариев