ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ УКУЧЫЛАРНЫҢ СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРЕН КҮЗӘТҮ БАШЛАНА
Татарстан мәктәпләрендә 5-11 нче сыйныф укучыларының социаль челтәрләрдәге активлыгын күзәтүгә алу практикасы гамәлгә кертелә. Класс җитәкчеләренә укучыларның аккаунтларын даими рәвештә тикшереп бару бурычы куелган. Инициатива «деструктив төркемнәр йогынтысын тикшерү» максаты белән аңлатыла.
Мәктәпләрдә ата-аналарга махсус ризалык бланклары таратыла. Анда баланың телефон номеры, шулай ук социаль челтәрләр һәм мессенджерлардагы аккаунт исемнәре күрсәтелергә тиеш. Җыелган мәгълүмат нигезендә укытучылар укучыларның нинди төркемнәрдә торуын, ни язуларын, нәрсәләрне репост итүен күзәтәчәк.
Рәсми документларда әлеге чаралар террорчылыкка каршы комиссия утырышлары протоколларына таянып гамәлгә кертелүе турында әйтелә. Әмма ата-аналар арасында бу инициатива шәхси тормышка кагылышлы сораулар тудыра. Аерым алганда, мониторингның мессенджерларны да колачлау мөмкинлеге борчылу уята.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
Нет комментариев