КАЗАН ҮЗӘГЕНДӘ «КРУТОЙ СПУСК. КРЕМЛЬ» ФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК
8 февраль, якшәмбе көнне, Казанның үзәгендә экстремаль спорт сөючеләр өчен «Крутой спуск. Кремль» фестивале үтәчәк. Чара Казан Кремле диварлары янында оештырыла, биредә 100 метр озынлыгында профессиональ горнолыжный трасса төзеләчәк.
Трасса Кремль диварыннан Меңьеллык мәйданының җәяүлеләр зонасына кадәр сузылачак. Профессиональ спортчылар өчен биеклек аермасы 20 метр булган участок һәм 5-6 метрга очып үтә торган трамплиннар каралган. Куркынычсызлык һәм проектлау өчен экстремаль чаралар үткәрүдә тәҗрибәле белгечләр җаваплы.
Фестивальдә Россиянең төрле төбәкләреннән йөзләгән райдер катнашыр дип көтелә. Алар арасында алты дөнья рекорды иясе булган алты яшьлек Зара да бар. Шулай ук тамашачылар өчен танылган спортчыларның күрсәтмә чыгышлары әзерләнгән.
Быелгы фестиваль яңалыкларга бай булачак: мәйданчыкка «КамАЗ-Мастер» командасы киләчәк, ә Меңьеллык мәйданында диңгез контейнерыннан ясалган джип-спот урнаштырылачак. Биредә DJ BubbleGum музыкаль программа белән чыгыш ясаячак.
Ярышлар җиде номинациядә узачак: тизлекле спусклардан алып иң яхшы трюкка кадәр. Аерым кызыксыну уяткан өлеш – костюмнар. Катнашучылар арасында динозаврлар, супергеройлар һәм әкият персонажларын күрергә мөмкин булачак. Иң үзенчәлекле образлар өчен призлар каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
19 марта 2026 - 11:38
МӘКТӘПЛӘРДӘ 1-4 КЛАССЛАР ӨЧЕН «МИНЕМ ГАИЛӘМ» ДИГӘН ӨСТӘМӘ КУРС КЕРТЕЛӘЧӘК
-
18 марта 2026 - 07:15
РОССИЯ ВУЗЛАРЫНДА ИХТЫЯҖ БУЛГАН ҺӨНӘРЛӘР БУЕНЧА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ АРТТЫРЫЛАЧАК
-
17 марта 2026 - 13:11
«ТАТАР ТЕЛЕ – ХАЛКЫМ ТЕЛЕ» КОНКУРСЫНЫҢ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ КАМПАНИЯСЕ 23 МАРТКА КАДӘР ОЗЫНАТЫЙЛДЫ
-
17 марта 2026 - 11:58
РОССИЯ МӘКТӘП МУЗЕЙЛАРЫ ӨЧЕН БӨТЕНРОССИЯ КОНКУРСЫНА ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ
Нет комментариев