ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА 2026 ЕЛДАН БАКАЛАВРИАТ ҺӘМ МАГИСТРАТУРА ГАМӘЛ ЧЫГУЫ ТУРЫНДА БЕЛДЕРДЕЛӘР
Россиядә югары белем бирү системасы 2026/2027 уку елыннан яңа модельгә күчәчәк. Әлеге үзгәрешләр кысаларында бакалавриат һәм магистратура форматлары гамәлдән чыгарылачак. Бу хакта Дәүләт Думасының фән һәм югары белем комитеты рәисе урынбасары Ксения Горячева «РИА Новости» агентлыгына хәбәр иткән.
Аның сүзләренчә, искергән система урынына база югары белем кертеләчәк. Ул 4 елдан 6 елга кадәр дәвам итәчәк. Ә магистратура урынына 1–3 еллык махсуслаштырылган югары белем каралган, ул белемне тирәнәйтү һәм һөнәри юнәлешне көчәйтүгә юнәлтеләчәк.
Яңа модельнең мөһим үзгәрешләренең берсе – специалитет тәмамлаган студентлар өчен бюджет урыннарына магистратурага керүгә куелган чикләүләрне бетерү. Хәзер базовый программаларны тәмамлаучылар гомуми конкурс нигезендә бюджет урыннарына дәгъва итә алачак.
Ксения Горячева билгеләп үткәнчә, әлеге күчеш этаплап гамәлгә ашырыла һәм берничә ел дәвамында әзерләнгән. 2022 елда фикер алышулар башланган, ә алты университетта пилот проектлар тормышка ашырылган инде. Яңа система аеруча инженерлык һәм фәнни юнәлешләрдәге белгечлекләр өчен әһәмиятле, чөнки алар озаграк һәм тирәнрәк әзерлек таләп итә.
Сәясәтче ассызыклаганча, үзгәрешләр белем бирү программалары белән хезмәт базары таләпләре арасындагы аерманы киметергә тиеш. Яңа модель вузларга уку планнарын формалаштыруда күбрәк ирек бирәчәк, шул ук вакытта фундаменталь белем нигезе сакланачак. Хәзерге вакытта укып йөрүче студентлар исә белемнәрен гамәлдәге программалар буенча тәмамлаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 января 2026 - 12:48
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА 2026 ЕЛДАН БАКАЛАВРИАТ ҺӘМ МАГИСТРАТУРА ГАМӘЛ ЧЫГУЫ ТУРЫНДА БЕЛДЕРДЕЛӘР
-
29 января 2026 - 12:54
ТАТАРСТАН КВН КОМАНДАЛАРЫ СОЧИДА ЮГАРЫ НӘТИҖӘЛӘР КҮРСӘТТЕ
-
29 января 2026 - 12:35
КАЗАНДА КЫШКЫ «БИЮ» ИШЕГАЛДЫ ДИСКОТЕКАСЫ УЗАЧАК
-
28 января 2026 - 13:03
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА БИЛЕТЛАРНЫҢ ӨЧТӘН БЕР ӨЛЕШЕН МӘСКӘҮ ҺӘМ ПЕТЕРБУРГ ТАМАШАЧЫЛАРЫ АЛА
Нет комментариев