ЯЛКЫНЛЫ ФАТИРНИК: МӘХӘББӘТСЕЗ ЯШӘҮ ЯРАМЫЙ!
13 февральдә «Яратам» яшүсмерләр үзәгендә (Короленко ур., 11а) «Ялкын» журналы оештырган Ялкынлы фатирник узачак. Бу кичәнең темасы мәхәббәт булыр!
18:00 сәгатьтә кунакта – Ислам Кәлимуллин. Катнашучыларны җанлы аралашу, фикер алышу һәм җылы атмосфера көтә. Фатирник форматы ул –рәсмилектән ерак, иркен сөйләшү, бергәләп чәй эчү, күңелгә якын темаларга тукталу дигән сүз. Яшүсмерләр өчен үз фикереңне белдерү, сораулар бирү һәм илһам алу мөмкинлеге булачак.
Кичәнең иҗади өлеше дә бар. 17:00 сәгатьтә рәссам Гөлия Гирфанова белән скрапбукинг техникасында открытка ясау остаханәсе үтәчәк. Үз кулың белән ясалган открытка ул – иң кадерле бүләк. Мастер-класс барышында катнашучылар дизайнер серләре белән танышачак һәм үзләренең уникаль эшләрен тудырачак.
Остаханәгә урыннар чикле, шуңа күрә алдан теркәлү кирәк. Фатирникка да алдан язылу сорала.
Очрашу урыны: «Яратам» яшүсмерләр үзәге (Короленко ур., 11а)
Көнe: 13 февраль
Вакыт: 17:00 – открытка ясау остаханәсе
Теркәлү: https://yalkyn-zhurnaly.timepad.ru/event/3810416/
18:00 – Ялкынлы фатирник, Ислам Кәлимуллин белән очрашу.
Теркәлү: https://yalkyn-zhurnaly.timepad.ru/event/3810970/
Ярату, иҗат һәм җылы мохит – барысы да бер кичтә. Көтәбез!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 февраля 2026 - 12:05
ЯЛКЫНЛЫ ФАТИРНИК: МӘХӘББӘТСЕЗ ЯШӘҮ ЯРАМЫЙ!
-
10 февраля 2026 - 09:31
ТАТАРСТАНДА 9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ГИА КАГЫЙДӘЛӘРЕ ҮЗГӘРӘ
-
9 февраля 2026 - 16:22
РОССИЯДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН КИБЕРКУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК БУЕНЧА АНИМАЦИОН ДӘРЕСЛӘР СЕРИЯСЕ ЭШЛИ БАШЛЫЙ
-
6 февраля 2026 - 08:30
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ УКУЧЫЛАРНЫҢ СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРЕН КҮЗӘТҮ БАШЛАНА
Нет комментариев