«САЛАВАTIK» ПРОЕКТЫНА 5 ЯШЬ!
13 нче февраль көнне Казанның «Адымнар – белем һәм татулыкка юл» күп телле мәктәбендә «СалаваTik» проектының 5 еллык юбилеена багышланган чара узды. Балалар катнашындагы җыр-биюгә бай булган тамаша берәүне дә битараф калдырмады.
«СалаваTik» проекты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла. Проекның идея авторы – «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыков, проекның җитәкчесе – Зилә Фәйзуллина.
«СалаваТик» төркеме – мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч мәктәп укучылары өчен җырлы-биюле проект.
Саннарга игътибар итсәк, 5 ел дәвамында барлыгы 93 җырга клип төшерелгән, 82 бушлай концерт куелган, 9 миллионнан артык караулар җыелган. Бүгенге көндә 15 артист-бала нәни тамашачыларны матур чыгышлары белән сөендерә.
Алып баручылар ролендә исә «СалаваТик» төркеменең беренче составындагы 3 башкаручы – Булат Талипов, Аделина Хәсәнова һәм Эмилия Хәкимҗанова. Шулай ук алар «Сабантуй» каршында аерым «Алма» төркеме булдырып, үз эшчәнлекләрен дәвам итәләр.
Проектны сәхнәгә куючы режиссер, монтажлаучы – Гүзәл Шакирҗанова, вокал укытучысы, «Казан шәһәр филармониясе» солисты, «Казан шәһәр филармониясе» балалар студиясенең вокал бүлеге җитәкчесе – Гөлназ Гафурова, аранжировщик – сәнгать остасы, музыкант Руслан Әмиров, хореографы – Элеонора Шәмиева, кураторы – Руфия Мөхетдинова. Бәйрәмдә барлык остазларга, проектны булдыруда зур өлешләрен керткән һәр кешегә рәхмәт сүзләре әйтелде һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 июля 2026 - 20:30
ЛАНТРАТОВА МӘКТӘПЛӘРДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ ДӘРЕСЛӘРЕН КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 июля 2026 - 09:08
ТАТАРСТАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ТӨП ЭКСТРЕМАЛЬ МАВЫГУЛАРНЫ АТАДЫЛАР
Нет комментариев