ТАТАРСТАН – «ЯШЕЛ ЗАЧЁТ» БӨТЕНРОССИЯ КОНКУРСЫНЫҢ ИҢ АКТИВ КАТНАШУЧЫЛАРЫНЫҢ БЕРСЕ
Бөтенроссия экологик грамоталылык дәрәҗәсен бәяләүгә багышланган «Яшел зачёт» конкурсының онлайн этабы тәмамланды. Быел ул илнең төрле төбәкләреннән 72 меңнән артык мәктәп укучысы һәм студентны берләштерде. Бер ай дәвамында катнашучылар дистанцион форматта тест һәм иҗади биремнәр үтәде.
Көндәшлек шактый югары булды: финалга нибары 1121 кеше генә узды. Алар арасында Татарстаннан да егет-кызлар бар. 26 февральдә алар Мәскәүгә юл тотачак һәм җиңү өчен көрәшәчәк.
Өч сәгать дәвамында укучыларга география, экология һәм туризм темалары буенча олимпиада форматындагы биремнәрне үтәү бурычы куела. Эшләрне фәнни җәмәгатьчелекнең алдынгы вәкилләре тикшерәчәк.
«Яшел зачёт» конкурсы «Экологик иминлек» милли проектына ярдәм кысаларында уза. Ул катнашучыларга табигатьне саклау өлкәсендәге белемнәрен күрсәтү мөмкинлеге бирә, шулай ук илнең алдынгы югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар алу мөмкинлеген дә ача. Җиңүчеләргә өстәмә баллар биреләчәк, ә барлык катнашучылар сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.
Конкурсның төп максаты – яшьләр арасында экология темасын популярлаштыру, әйләнә-тирә мохиткә карата җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә кызыксыну уяту. 2024 елда республикадан өч студент сайлап алу этабында җиңү яулап, финалга узган иде. Ул вакытта конкурста 50 меңнән артык кеше катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 февраля 2026 - 10:08
ТАТАРСТАН – «ЯШЕЛ ЗАЧЁТ» БӨТЕНРОССИЯ КОНКУРСЫНЫҢ ИҢ АКТИВ КАТНАШУЧЫЛАРЫНЫҢ БЕРСЕ
-
12 февраля 2026 - 09:05
ЯЛКЫНЛЫ ФАТИРНИК: МӘХӘББӘТСЕЗ ЯШӘҮ ЯРАМЫЙ!
-
11 февраля 2026 - 15:33
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕ
-
10 февраля 2026 - 09:31
ТАТАРСТАНДА 9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ГИА КАГЫЙДӘЛӘРЕ ҮЗГӘРӘ
Нет комментариев