Логотип Идель
Белми калма

«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕНӘ СТАРТ БИРДЕ

Татарстанда яшь журналистларны һәм мәктәп медиаредакцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән яңа проект – беренче Республикакүләм «Ялкын» мәктәп медиалары патриотик фестиваленә гаризалар кабул итү башланды. 

 

Фестивальне «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «ТАТМЕДИА» Акционерлык Җәмгыяте, «Ялкын» журналы, «Республика мәктәптән тыш эш үзәге» өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» Акционерлык Җәмгыяте, КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты, Татарстан Республикасы «Первый Патриот» региональ иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасы Алдынгылар хәрәкәте балалар һәм яшьләр Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең региональ бүлеге оештыра.

 

Фестивальгә Татарстан мәктәпләренең медиакомандалары чакырыла: газета, журнал, радио һәм телевидение студияләре, социаль челтәрләрдәге каналлар һәм башка форматлар. Укучылар 12–18 яшьтә булырга тиеш.

 

Фестиваль өч этапта узачак:

 

  • гаризалар кабул итү – февраль-март 2026 ел;

  • сайлап алу этабы – март 2026 ел;

  • Финал – 2026 елның апреле. Финалда укучыларны белем бирү программаcы, иҗади сессияләр һәм проектларны яклау көтә. 

 

Фестивальдә ике төп номинация буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк: «Рус телендәге мәктәп медиасы» һәм «Татар телендәге мәктәп медиасы». Шулай ук жюри түбәндәге индивидуаль номинацияләрдә иң яхшыларны сайлаячак: иң яхшы журналистик материал, иң яхшы радиопроект, иң яхшы видеорепортаж, иң яхшы медиа-дизайн, иң яхшы фото һәм видеоконтент һәм башкалар.

Фестивальнең төп бүләге Гран-прига иң яхшы мәктәп медиасы ия булачак. Бүләк – «Тур для СВОих» бөтенроссия социаль туристик маршруты кысаларында сәяхәт. 

 

Гариза һәм портфолио онлайн-форма аша тапшырыла. Катнашучылар шулай ук үз мәктәп медиаcының рәсми ВКонтакте аккаунтында #фестивальшкольныхмедиаялкын хэштегы белән 1 минутка кадәр кыска видео урнаштырырга тиеш. 

 

Тулырак мәгълүмат – «Ялкын» журналы сайтында һәм социаль челтәрләрендә, шулай ук фестивальнең телеграм-төркемендә.

 

Гариза бирү өчен түбәндәге сылтама аша үтәргә кирәк: https://forms.yandex.ru/u/691da4e44936392b561cf9bd/ 

 

Элемтә өчен:

Энҗе Габдуллина – «Ялкын» журналының баш мөхәррире, 89003203487

E-mail: yalkin@bk.ru 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев