Белми калма
-
#КИТАПИҢШӘПБҮЛӘК ЧЕЛЛЕНДЖЫНА КУШЫЛ!
Ә син белә идеңме? 14 февраль Гашыйклар көне генә түгел, ә Халыкара китап бүләк итү көне дә бит әле. Әлеге көн уңаеннан Татнетны үстерү фонды #ӘдәбиМарафон проекты кысаларында Г.Камал театры, Шәрык клубы, Китап радиосы, Белем радиосы, Компетенцияләр мәктәбе һәм Балама студиясе белән берлектә #КитапИңШәпБүләк челленджын башлап җибәрде. -
«БӨЕК ҖИҢҮ ГЕРОЙЛАРЫ» БӨТЕНРОССИЯ ӘДӘБИ БӘЙГЕСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
«Бөек Җиңү Геройлары» X бөтенроссия әдәби бәйгесенә гариза бирү кампаниясе башланып китте. Анда теләгән һәркем катнашырга мөмкин. Бәйгедә катнашучылар эпик, тарихи яки хәрби-патриотик эчтәлеккә туры килгән иҗади эшләр җибәрергә тиеш. -
ҺӘРКЕМНЕҢ ҮЗ ЙОРТЫ: ТӨРКИ ХАЛЫКЛАРНЫҢ КОМИКСЛАР ҖЫЕНТЫГЫ ДӨНЬЯ КҮРДЕ
8 февраль көнне ТР Милли китапханәсендә төрки телле халыкларга багышланган «Йорт» комикслар җыентыгы тәкъдим ителде. Тәбрис Яруллинның «Ялкын» белән илһамлануы, яшь рәссамнарның фикерләре һәм комиксның эчтәлеге турында тулырак – безнең язмада. -
YUMMY MUSIC BAND ИЛҺАМ ШАКИРОВ ҖЫРЛАРЫННАН ТОРГАН КОНЦЕРТКА ЧАКЫРА
Yummy Music Band төркеме 17 февральдә Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров иҗатына багышланган концерт оештыра. -
МИЛЛИ КИТАПХАНӘ «ЙОРТ» КОМИКСЛАР ҖЫЕНТЫГЫН ТӘКЪДИМ ИТҮГӘ ЧАКЫРА
ТР Милли китапханәсе дөньядагы беренче төрки телле халыкларга багышланган «Йорт» дип аталган комикслар җыентыгын бастырды. Җыентыкның презентациясе 8 февральдә 18:30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең конференц-залында узачак. -
«ИЛҺАМ» ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕНӘ ГАРИЗА БИРЕРГӘ АШЫК!
«ИЛҺАМ» яшь язучылар бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды. Бәйгедә катнашырга теләгән мәктәп укучылары 15 февральгә хәтле үз гаризаларын электрон форматта җибәрергә тиеш. -
МИНЗӘЛӘ ТЕАТРЫ КАЗАНГА 3 СПЕКТАКЛЬ АЛЫП КИЛӘ
С. Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры Казанга өч көнлек гастрольләргә килә. -
ЧИТ ТЕЛЛӘРДӘ ВИДЕОПРОЕКТЛАР БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШЫРГА АШЫК!
20 мартка кадәр 8-11 сыйныф укучыларын чит телләрдә «Җанлы натюрморт» җиденче төбәкара видеопроектлар бәйгесенә гаризалар бирергә чакыралар. -
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН «ТЕАТРАЛЬ КВИЗ» ҮТКӘРӘ
13 февраль көнне 16.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры беренче тапкыр яшьләр өчен «Театраль квиз» үткәрәчәк. Чара театрның 90 еллык юбилей сезонына багышланган. Катнашу өчен үз командаңны сылтама буенча теркәргә кирәк. -
СТУДЕНТЛАР ТРАНСПОРТ ГРАНТЫН КУЛЛАНУ ЮЛЛАРЫ КИҢӘЙТЕЛДЕ
Бу елдан студентлар транспорт грантын куллану юллары киңәйтелде. Хәзер кешбэк такси, поезд, хәтта очкычларга да кагылачак. -
КИЛӘЧӘККӘ ҮЗЕҢӘ ХАТ ЯЗУ, СЕССИЯ КАРАЧКЫСЫН ЯНДЫРУ ҺӘМ ЕЛ СТУДЕНТЫН БИЛГЕЛӘҮ: КАЗАНДА – СТУДЕНТЛАР КӨНЕ!
Бүген 25 гыйнвар – Студентлар көне. Башкалабыз Казанда елдагыча бу көнне зурлап үткәрәләр. Көн дәвамында уза торган чаралар белән кыскача Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков таныштырып китте. -
«ХАНУМА»: КАРИЕВ ТЕАТРЫННАН – ЯҢА МУЗЫКАЛЬ КОМЕДИЯ
27 гыйнварда Кариев театры «Ханума» музыкаль комедиясен тәкъдим итәчәк. Спектакльнең режиссеры – Ренат Әюпов. Грузин драматургы Авксентий Цагарели пьесасы Илдус Әхмәтҗанов тәрҗемәсендә куелачак. -
КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫ ТЕАТРЫ: 2024 ЕЛДА НИНДИ ЯҢАЛЫКЛАР КӨТӘРГӘ?
Казан дәүләт яшь тамашачы театры 2023 елда шәп премьералары белән истә калды. Яңа проектлар, мәктәпләр белән коллабарацияләр, трамвайда бара торган спектакль – узган елның иң якты вакыйгалары. Ә 2024 елда театрда нинди премьералар һәм проектлар көтелә? Бу хакта әлеге язмада укыгыз! -
«БАЛАЛАР STANDUP АКАДЕМИЯСЕ»НӘ ГАРИЗА БИРҮ КАМПАНИЯСЕ БАШЛАНДЫ
«Балалар StandUp академиясе» иҗади проектында катнашу өчен гариза бирү кампаниясе башланды. Аның аша Яр Чаллыда беренче яшь стендаперлар җәмгыяте төзеләчәк. Катнашуга 14-17 яшьлек яшүсмерләрне чакыралар. -
КАЗАНДА ПУШКИНГА БАГЫШЛАНГАН ЧАРАЛАР ЦИКЛЫ БАШЛАНЫП КИТӘ
19 гыйнварда Казанның Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә Александр Пушкинның тууына 225 ел булу уңаеннан концерт узачак. Бу гына түгел, 2024 ел дәвамында шагыйрьнең туган көненә багышлап, тагын күп кенә чаралар тәкъдим ителәчәк. Программа бай, һәр яшьтәге тамашачы үзе өчен кызыклы һәм Пушкин белән бәйле яңа мәгълүмат туплаячак.
Белми калма
-
18 апреля 2025 - 12:12
TUBATAY BEATS ТӨРКЕМЕ БЕРЕНЧЕ АЛЬБОМЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
18 апреля 2025 - 11:53
КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРЫНДА ЯҢА СПЕКТАКЛЬ
-
18 апреля 2025 - 10:52
ТАТАРСТАНДА ЭШЛӘҮЧЕ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН «МОЛОТ» ПРОЕКТЫНЫҢ ТӨБӘК ЭТАБЫ ДӘВАМ ИТӘ
-
18 апреля 2025 - 10:46
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА XII ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ