ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘР ЭШЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ ФЕДЕРАЛЬ ГРАНТЛАР ТУРЫНДА ТУРЫ ЭФИР УЗДЫРА
11 мартта Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы федераль грантлар һәм Росмолодежь форумнарында катнашу мөмкинлекләре турында туры эфир үткәрәчәк. Трансляция 15:00 сәгатьтә министрлыкның ВКонтактедагы рәсми битендә узачак.
Эфир барышында «Росмолодежь.Гранты» конкурсының 1 сезоны башлануы, гаризалар тапшыру тәртибе һәм яшьләр проектларына грант алу мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр.
Туры эфирның модераторы – «Татарстан – территория возможностей» АНО җитәкчесе Камол Бобохонов. Спикерлар арасында Татарстанның яшьләр эшләре министры Азат Кадыров, «Росмолодежь.Гранты» амбассадоры Регина Шигапова, конкурс эксперты Екатерина Сенченкова һәм грантлар конкурсы җиңүчесе Руслан Мисбахов бар.
Азат Кадыров 2025 елда Татарстан яшьләренең федераль грант конкурсларында катнашу нәтиҗәләре һәм яшьләр өчен булган грант программалары турында сөйләячәк. Шулай ук гариза бирү вакыты, проектларны бәяләү критерийлары һәм еш очрый торган хаталар турында да аңлатма биреләчәк.
Трансляция вакытында тамашачылар спикерларга комментарийларда сораулар бирә алачак.
Конкурста 18–35 яшьлек, Татарстанда яшәүче Россия гражданнары катнаша ала. Алар яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проект тәкъдим итәргә тиеш. Бу мөмкинлекләр «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 марта 2026 - 09:29
«БиЮ»: Казанда яшүсмерләр диджей-сетлар яздырачак
-
11 марта 2026 - 11:24
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘР ЭШЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ ФЕДЕРАЛЬ ГРАНТЛАР ТУРЫНДА ТУРЫ ЭФИР УЗДЫРА
-
10 марта 2026 - 13:07
ТАТАРСТАН ВУЗЛАРЫНДА MAX КУШЫМТАСЫ АША СТУДЕНТНЫҢ ЦИФРЛЫ ID СИСТЕМАСЫ ЭШЛӘНӘЧӘК
-
6 марта 2026 - 13:23
КАЗАНДА 1,5 МЕҢ УРЫНЛЫК ЯҢА МӘКТӘП ТӨЗЕЛӘЧӘК
Нет комментариев