ТАТАРСТАН ВУЗЛАРЫНДА MAX КУШЫМТАСЫ АША СТУДЕНТНЫҢ ЦИФРЛЫ ID СИСТЕМАСЫ ЭШЛӘНӘЧӘК
Татарстандагы барлык югары уку йортларында студентлар өчен Max кушымтасы аша эшләүче цифрлы ID системасын кертү планлаштырыла. Бу хакта матбугат конференциясендә республиканың мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, әлеге система хәзерге вакытта республикадагы тугыз югары уку йортында сынау режимында эшли.
Студентның цифрлы IDы – «Госуслуги» аккаунты мәгълүматлары нигезендә ясалган QR-код. Әлеге сервис ярдәмендә студентлар смартфоннарын электрон студент билеты һәм зачет кенәгәсе итеп куллана алачак.
Моннан тыш, QR-код студент статусын раслау өчен дә файдаланылачак. Мәсәлән, югары уку йорты бинасына кергәндә студентлар пропуск урынына Max кушымтасындагы цифрлы ID-ны күрсәтә алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 августа 2026 - 13:52
ТАБИБ 14 ЯШЬКӘ КАДӘР КЫЗЛАРГА НИ ӨЧЕН МАКИЯЖ КУЛЛАНЫРГА ЯРАМАВЫН АҢЛАТТЫ
-
20 августа 2026 - 11:21
БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ИҢ АВЫР ФӘН – МАТЕМАТИКА
-
19 августа 2026 - 15:18
КАЗАНДА «НОВАЯ ВОЛНА 2026»: ҖИДЕ КӨНЛЕК ПРОГРАММА
-
18 августа 2026 - 13:17
МӘКТӘПЛӘРДӘ КӨНЕНӘ ҖИДЕ ДӘРЕСТӘН АРТЫК ҮТКӘРЕРГӘ ЯРАМЫЙ
Нет комментариев