Белми калма
-
КЫРЛАЙДАГЫ ТУКАЙ МУЗЕЕНДА КҮН ЭШЛӘНМӘЛӘР ЯСАУ БУЕНЧА ОСТАХАНӘЛӘР УЗАЧАК
Татарстанның Арча районындагы «Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында» «Күн мозаика сәнгате» күргәзмәсен һәм Россия Федерациясе Президенты грантын гамәлгә ашыру кысаларында мастер-класслар сериясен ачу тантанасы узды. -
«МӘКТӘП ЧИСТАЛЫК КУБОГЫ» ЭКОЛОГИК ТУРНИРЫН ЯБУ ТАНТАНАСЫ: ИҢ ЗУР ЭКОЛОГИК КВИЗ ҺӘМ БҮЛӘККӘ – АЙФОН 14
Бу елның августыннан башлап, Татарстанда «Мәктәп чисталык кубогы» проекты гамәлгә ашырыла. Бу мәктәп укучылары арасында өч этапка бүленгән турнир. Турнирның ике этабы инде узды. 12 ноябрьдә исә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк базасында өченче этабын үткәрү көтелә. -
XXX «БЕРЕНЧЕ КУРС СТУДЕНТЛАРЫ КӨНЕ»: КАЙДА? КАЙЧАН? НИЧЕК?
Казанда XXX «Беренче курс студентлары көне» юбилей фестивале узачак. Фестивальгә Казан югары уку йортларыннан 30 иҗат коллективы һәм студентлар клублары вәкилләре җыелачак. Анда 2500гә якын студент катнашыр дип көтелә. -
«АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ»ндә ЯҢА ЮНӘЛЕШ БАРЛЫККА КИЛӘ
«Алдынгылар хәрәкәте» кысасында «Алдынгылар советы» дип аталган яңа хәрәкәт барлыкка киләчәк. Бу балалар өчен яңа үзидарә органы булыр дип көтелә. Яңа оешма турында «Алдынгылар хәрәкәте»нең төбәктәге җитәкчесе, Татарстан Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов сөйләде. -
ТАТАРСТАННЫҢ ИҢ ШӘП СТУДЕНТЫ БУЛ!
Тиздән «Татарстан Республикасы ел студенты-2023» бәйгесе кысаларында елның иң яхшы студентларын сайлаячаклар. Премиядә теләге булган һәр студент катнаша ала, бу елны номинацияләр саны да шактый – барлыгы 20. -
ИҢ ЯХШЫ МӘКТӘП ҺӘМ ГАИЛӘ ТЕАТРЛАРЫНА БАГЫШЛАНГАН I РЕСПУБЛИКА БӘЙГЕСЕНЕҢ НӘТИҖӘЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
2 ноябрьдә К.Тинчурин театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-бәйгесенең гала-концерты узды. Нәкъ менә шунда иң яхшы мәктәп һәм гаилә театрларын ачыкладылар. -
СЕРТИФИКАТ ҺӘМ МАХСУС ПРИЗЛАР: КАЗАНДА МОДА ҺӘМ СӘНГАТЬКӘ БАГЫШЛАНГАН ПАБЛИК-ТОК ҮТӘ
5 ноябрьдә ТР Милли китапханәсендә мода һәм сәнгатькә багышланган паблик-ток оештырыла дип хәбәр итә Казан Мэриясе сайты. Бу үзенчәлекле чарада нәрсәләр көтелә? Һәм нигә нәкъ менә син анда булырга тиеш? -
ЯШҮСМЕРЛӘР «ҖЫЛЫЛЫК БҮЛӘК ИТӘМ» АКЦИЯСЕНДӘ КАТНАША АЛАЧАК
4-6 ноябрьдә «Җылылык бүләк итәм» социаль урам акциясе уздырыла. Ул Халыклар бердәмлеге көненә багышланган булачак. Акциядә 10-17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр катнашырга мөмкин. Син дә кушыла аласың! -
БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШЬЛӘР КОЛЛЕКТИВЛАРЫН ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
Татарстанның балалар һәм яшьләр коллективларын «Театраль Идел буе» фестивалендә катнашырга чакыралар. Гаризаларны 15 ноябрьгә кадәр җибәрергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин матбугат конференциясендә хәбәр итте. -
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ ЖУРНАЛИСТЛАРНЫ УКЫТАЧАК!
Кәрим Тинчурин театрында «Журналистика мәктәбе» яңара! Проектның төп максаты – театр журналистларын һәм тәнкыйтьчеләрен әзерләү. -
СӘҮДӘ-СӘНӘГАТЬ ПАЛАТАСЫНДА САЙЛАУ ХОКУКЫНА БАГЫШЛАНГАН КОНФЕРЕНЦИЯ УЗАЧАК
2023 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасында студентлар өчен конференция узачак. Әлеге чарада сайлау хокукы, сайлау процессы, сәяси культураны үстерү, сайлауларны оештыру традицияләре мәсьәләләре каралачак. Конференция Россиядәге сайлау системасының 30-еллыгы һәм ТАССР Үзәк сайлау комиссиясе формалашуга 100 ел тулу уңаеннан оештырыла. -
«АСЫЛ» ТАТАР БАЛАЛАР ЛИДЕРЫ МӘКТӘБЕ УЗАЧАК
30 октябрь - 5 ноябрь көннәрендә «Волга» Яшьләр үзәгендә «Асыл» Татар балалар лидеры мәктәбе узачак. Быел ул 13 нче тапкыр оештырыла. -
«УРАМ»да СКЕЙТБОРДИНГ БУЕНЧА БУШЛАЙ ДӘРЕС ҮТӘЧӘК
Урам мәдәниятен үстерү проекты кысаларында 27 октябрьдә 18:30 сәгатьтә «УРАМ» экстрим-паркында скейтбординг буенча бушлай дәрес узачак. Аны парк командасы катнашучылары Әмир Нуриев һәм Евгений Радченко үткәрә. Алар сине скейтта йөрүнең төп лайфхакларына өйрәтәчәк. -
«КЕЧТҮК» ТЕАТРАЛЬ ОСТАХАНӘЛӘР КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРГА КӨТЕП КАЛА
Көзге каникулларны кызыклы һәм файдалы үткәрәсең киләме?! Алайса «КЕЧТҮК» дип аталган балалар өчен театраль остаханәләргә рәхим ит. Программада көн саен кызыклы чаралар һәм уеннар каралган. Сиңа һәм синең дусларыңа «КЕЧТҮК»кә килү өчен 6 сәбәп: -
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ БӨТЕНРОССИЯ БАЛАЛАР ГМЧЛАРЫ БӘЙГЕСЕНДӘ ҖИҢДЕ
Журнал Калининградта үткән «Волшебное слово» бәйгесендә махсус номинациядә — «Россия халыклары телләрендә иң яхшы басма» номинациясендә җиңү яулады.