ТАТАРСТАНДА ҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ДИДЖЕИНГКА ӨЙРӘТӘ ТОРГАН КУРС БАШЛАНА
ПОВ, Алдынгылар хәрәкәте һәм Scratch DJ School Татарстан Республикасының Телләр Комиссиясе белән берлектә үсмерләр һәм колледж студентлары өчен бушлай диджеинг курсы башлап җибәрә. Проект республикасының биш районында тәкъдим ителәчәк.
Әлеге курс Татарстанда үсмерләр өчен яңа «БиЮ» дискотекалары сезоны алдыннан старт ала. Казан, Түбән Кама, Бөгелмә, Саба һәм Апаста яңа форматтагы дискотекалар узачак. Бу чаралар үсмерләргә, заманча музыка һәм локаль мәдәниятне берләштереп, үз-үзләрен күрсәтү өчен мәйданчык булып тора.
Шушы биш районнан катнашучылар Scratch DJ School командасыннан диджеингка өйрәтә торган курс үтәргә мөмкин. Программа музыка өлкәсендә үсәргә, треклар белән эшләргә һәм заманча интерпретациядә милли музыка белән танышырга теләгән мәктәп укучылары һәм колледж студентлары өчен.
Конкурс сайлавында катнашу өчен үсмерләргә видеовизитка төшереп, музыкаль плейлист туплап, нигә бу курсларга керергә теләүләрен сөйләү кирәк булачак. Һәр районнан ике финалист сайлап алыначак.
Курс гибрид форматта узачак: катнашучылар өчен очрашу блоклары Казанда булачак, ә төп программа онлайн форматта алып барылачак. Курста үсмерләр милли мотивларны заманча интерпретациядә ничек берләштерергә өйрәнәчәкләр.
14-18 яшькә кадәр булган мәктәп укучылары һәм колледж студентларыннан гаризалар кабул ителә. Сылтама 10 апрельгә кадәр ачык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев