Белми калма
-
КАЗАНГА ЧЕХОВ ИСЕМЕНДӘГЕ МӘСКӘҮ ТЕАТРЫ КИЛӘ
4-5 декабрьдә Тинчурин театры сәхнәсендә Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры «Винни-Пуховские чтения» һәм «Телефон доверия» спектакльләрен күрсәтәчәк дип хәбәр ителә Казан мэриясе сайтында. -
«БУ ҺӘРКЕМГӘ КАГЫЛЫРГА МӨМКИН»: ТАТАРСТАН ХАЛКЫНА ВИЧ ҺӘМ СПИД ТУРЫНДА НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
Татарстанда быел иммунодефицит вирусы белән авырган кешеләр саны кимегән, әмма ясалган тестлар саны арткан икән. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә хәбәр ителде. -
ЯҢА ИСЕМ: ЯШЬ КАЗАН ҖЫРЧЫСЫ АЛСУ МАНСУРОВА ТӘҮГЕ ҖЫРЫН ТӘКЪДИМ ИТӘ
Йөрәгеңдә бөтерелгән сөю өермәсе күңел биген ачып, иясенә юл ярса? Җанга иң тансык халәт ул – ярату. Тик җавапсыз гына булмасын… -
«BC ACADEMY» МӘКТӘБЕНДӘ «АКЫЛЛЫ УЕННАР УЙНЫЙБЫЗ» ПРОГРАММАСЫНЫНЫҢ БҮЛӘКЛӘҮ ТАНТАНАСЫ УЗДЫ
24 ноябрь көнне «BC Academy» халыкара мәктәбендә «Акыллы уеннар уйныйбыз, Туган телне саклыйбыз!» программасынының бүләкләү тантанасы узды. -
XV «ҺӨНӘР» ЯШЬ РЕЖИССУРА ФЕСТИВАЛЕННӘН НӘРСӘ КӨТӘРГӘ?
1-7 декабрь көннәрендә Казанда XV Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивале узачак. Бу елгы фестивальнең үзенчәлекләре белән язмада таныштырабыз. Программа белән дә биредә яхшылап танышып чыга аласың. Иң кызыклы спектакльләрне карарга син дә кил! -
«ШАЯН ТВ» КАНАЛЫ МЕҢГӘ ЯКЫН СӘЛӘТЛЕ БАЛАНЫ БЕР СӘХНӘДӘ ҖЫЯЧАК
Шушы көннәрдә «Шаян ТВ» каналы 5 еллык юбилеен билгеләп үтә. Беренче татар балалар каналы туган көн уңаеннан сюрприз – «Шаян»да Үзгәреш җиле» тамашасын әзерли. -
«БИК МАТУР» БӘЙГЕСЕ: ҖИҢҮЧЕЛӘР БИЛГЕЛЕ!
Бер айга якын дәвам иткән «Бик матур» бәйгесенә төп-төгәл 30 эш килде! Берсеннән-берсе зәвыклы, матур образлар арасыннан җиңүчеләрне сайлау, дөресен әйтик, бик катлаулы булды. Һәр катнашучы – күз явын алырдай! -
ТР ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕ «ПУШКИН КАРТАСЫ» КЫСАЛАРЫНДА 15 КОНЦЕРТ ОЕШТЫРА
«Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле 15 концерт оештыра, алар декабрь уртасына кадәр дәвам итәчәк. Атаклы коллектив артистлары республиканың мәгариф учреждениеләре һәм авыл мәдәният йортлары сәхнәләрендә чыгыш ясаячак. -
«ГЛАГОЛИЦА» ПРЕМИЯСЕНЕҢ БҮЛӘКЛӘҮ ТАНТАНАСЫНДА АКТРИСА НОННА ГРИШАЕВА КАТНАШАЧАК
20 ноябрьдә С. Сәйдәшев исемендәге Концертлар залында X Халыкара «Глаголица» әдәби премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. «Бәллүр ябалак» статуэткасын 2560 гариза арасыннан сайлап алынган 6 яшь язучы алачак. Тантанада театр һәм кино актрисасы, алып баручы Нонна Гришаева катнашачак. -
«КИНО + ТЕАТР» ПРОЕКТЫ КЫСАЛАРЫНДА «АВЫЛ ЭТЕ АКБАЙ» КҮРСӘТЕЛӘЧӘК
19 ноябрьдә «Кино + театр» проекты кысаларында «Мир» кинотеатрында режиссер Лилия Әхмәтованың «Авыл эте Акбай» спектакле күрсәтелә -
ЯРАТКАН ҖЫРЛАРГА ЯҢА СУЛЫШ ӨРҮ: КАЗАНДА «САФ МУЗЫКА» ПРОЕКТЫ БАРА
Яшь музыкантлар һәм аларның укытучылары остазлар белән берлектә барыбыз да яраткан җырларга яңа сулыш бирә. Балалар, җыр сайлау, аранжировка ясаудан алып, сәхнәгә чыгуга кадәр юлны үтә. -
КАЗАНДА БӨТЕНДӨНЬЯ ЯШЬЛӘР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨБӘК ҮЗӘГЕ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
Казанда Бөтендөнья яшьләр фестиваленең төбәк үзәге эшли башлады. Фестиваль Татарстан делегатларын сайлап алып, аларны укыту мәйданчыгы һәм волонтерларны әзерләү үзәге булачак. Ә иң кызыгы – мондый үзәк бары тик Татарстанда бар, башка төбәкләрдә сайлап алу онлайн форматта гына үткәрелә. -
«ЦиркТүгел» ПРОЕКТЫНДА КАТНАШУЧЫЛАР ЦИРК ЖАНРЛАРЫН БУШЛАЙ ӨЙРӘНӘЧӘК
Казан циркында өр-яңа иҗтимагый проект старт алды. Биредә шәһәр халкы ярты ел дәвамында цирк сәнгатен бушлай үзләштерәчәк, ә аннары күнекмәләрне тамашачыларга тәкъдим итәчәк. Проектта 224 гариза килгән. -
БАШКОРТ ТЕАТРЫ КАМАЛ СӘХНӘСЕНДӘ СПЕКТАКЛЬЛӘР КУЯЧАК
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия театры Казан тамашачысына иң популяр спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Театр гастрольләре 14-19 ноябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә узачак. -
«МИР» КИНОТЕАТРЫНДА «МӘХӘББӘТ FM» СПЕКТАКЛЕН КҮРСӘТӘЧӘКЛӘР
5 ноябрьдән башлап 10 декабрьгә кадәр Казанның «Мир» кинотеатрында «Татаркино» мәдәният учреждениесенең Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры белән берлектә тормышка ашырылучы «Кино+Театр» проекты чаралары уза.