КАЗАНДА СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН КОСМОНАВТИКА КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ДОНОРЛЫК АКЦИЯСЕ УЗАЧАК
8-10 апрель көннәрендә Казанда Космонавтика көненә багышланган кан тапшыру буенча студентлар акциясе узачак. Бу хакта Казан шәһәренең рәсми порталында хәбәр ителә. Акциядә катнашырга теләүчеләрне Республика кан үзәгенә чакыралар.
Кан тапшыруга 18 яшьтән өлкән, авырлыгы 50 килограммнан артык булган һәм каршы медицина күрсәтмәләре булмаган студентларга килү рөхсәт ителә. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр биреләчәк, шулай ук махсус квестта катнашу мөмкинлеге булачак.
Таләпләр һәм каршы күрсәтмәләрнең тулы исемлеге белән алдан танышырга мөмкин. Үзең белән паспорт һәм СНИЛС алып килергә кирәк.
Акциядә катнашу өчен алдан теркәлү мәҗбүри.
https://donorsearch.org/requirements/
Донорларны Казан шәһәре, Җиңү проспекты, 85 адресы буенча көтәләр.
Чара Татарстан Студентлар лигасы тарафыннан Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, DonorSearch.org донорлар берләшмәсе һәм «Волонтер-медиклар» хәрәкәте ярдәме белән оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
22 мая 2026 - 09:40
«ИДЕЛ – ИДЕЛЬ» ЖУРНАЛЛАРЫ РЕДАКЦИЯЛӘРЕ VK FESTТА ТАТАР СӘХНӘСЕН ОЕШТЫРА
-
21 мая 2026 - 14:29
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ КРЕАТОРЛАРЫНА КОРРЕСПОНДЕНТ ТАНЫКЛЫГЫ ТАПШЫРДЫ
-
20 мая 2026 - 10:00
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ҖӘЙГЕ КАНИКУЛЛАР БИШ КӨНГӘ ОЗАЙТЫЛДЫ
-
19 мая 2026 - 08:59
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕНӘ ЧАКЫРА
Нет комментариев