Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА РЕЙД ВАКЫТЫНДА 8 ПИТБАЙК ШТРАФСТОЯНКАГА ОЗАТЫЛГАН

Казанда мототранспортка каршы рейд вакытында автоинспекторлар 8 питбайкны штрафстоянкага озаткан. Аларның хуҗалары транспорт чарасын йөртү хокукыннан башка руль артына утырган булган. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Моннан тыш, ике тәгәрмәчле транспорт йөртүче тагын дүрт кеше юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган.

Казан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Савин аңлатуынча, питбайк ул –  спорт инвентаре булып санала һәм гомуми файдаланудагы юлларда йөрү өчен каралмаган. Аларда бары тик махсус мәйданчыкларда гына йөрергә рөхсәт ителә.

Скутер яки мопед белән идарә итү 16 яшьтән һәм «А1» категорияле йөртү таныклыгы булган очракта гына мөмкин. Ә мотоцикл йөртү өчен 18 яшь тулган булырга, «А» категориясе һәм транспорт чарасына страховка кирәк.

Шулай ук республика прокуратурасы питбайк белән йөрүче балигъ булмаганнарга карата чаралар күрү механизмын эшләгән. Хокук саклау органнары ата-аналарны да җаваплылыкка тартырга мөмкин. Аларга карата Россия Җинаять кодексының 151.2 – балигъ булмаганны тормышы өчен куркыныч булган гамәлләргә җәлеп итү маддәсе кулланылырга мөмкин. Әлеге маддә буенча өч елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев