МЕДВЕДЕВ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ДӘРЕСЛЕКЛӘРЕНЕҢ БАШ МӨХӘРРИРЕ БУЛДЫ
Дмитрий Медведев мәктәп укучылары өчен җәмгыять белеме буенча яңа дәреслекләр сериясенең баш мөхәррире итеп билгеләнде. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгының урынбасары Ольга Колударова хәбәр итте, дип яза РИА-Новости.
Аның сүзләренчә, узган ел министрлык Медведевка 9-11 нче сыйныфлар өчен дәреслекләр линейкасын җитәкләү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. Ул әлеге тәкъдимне кабул иткән һәм эш барышында актив катнашкан. Медведев тарафыннан бирелгән төзәтмәләр, тәкъдимнәр һәм редакторлык үзгәрешләре дәреслекләрнең соңгы версиясендә генә түгел, ә яңа федераль стандартларда һәм җәмгыять белеме буенча эш программаларында да чагылыш тапкан.
Колударова шулай ук авторлар коллективына югары квалификацияле белгечләр – юристлар, икътисадчылар, социологлар, тарихчылар, шул исәптән югары уку йортлары укытучылары, фән кандидатлары һәм докторлар керүен билгеләп үтте.
Медведевның секретариатында хәбәр итүләренчә, ул дәреслекләр өстендә эшне түләүсез нигездә башкарган.
Элегрәк Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, 1 сентябрьдән җәмгыять белеме 8 нче сыйныф программасыннан алынып ташланачак. Әлеге фәнне өйрәнү 9–11 нче сыйныфларда дәвам итәчәк.
Яңа курс практикага юнәлдерелгән булачак һәм тарих фәне белән тыгыз бәйләнештә укытылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
29 мая 2026 - 10:23
РОССИЯДӘ ДИПЛОМ ЭШЛӘРЕН БЕТЕРЕП, ТЕЛДӘН ИМТИХАННАРГА КҮЧЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
28 мая 2026 - 10:12
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН БИЛГЕНЕ БЕР УКЫТУЧЫ ГЫНА КУЙМАЯЧАК
-
27 мая 2026 - 08:50
1 ИЮНЬДӘ КАЗАННЫҢ БАРЛЫК РАЙОННАРЫНДА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ УҢАЕННАН БӘЙРӘМНӘР УЗАЧАК
-
26 мая 2026 - 08:54
27 МАЙДА КАЗАНДА «КОРБАН-ФЕСТ» УЗАЧАК
Нет комментариев